Әлхәмдүллиләһ, Раббыбыз Аллаһ Үзенең колларына, кайбер айларыннан аерып, фазыйләткә ия булган айлар биргән. Мөбарәк Рамазан ае да – шул иң фазыйләтле айларның берсе.

Шушы Мөбарәк айда бер-беребез белән изге гамәлләр эшләүдә ярышыйк, кардәшләрем. Хәерле изге гамәлләр кылуда бер-беребезгә ярдәм итик. Раббыбыз тыйган гөнаһлы эшләрдән тыелыйк, тәүбәгә килеп, хәрам эшләрне калдырыйк.

Бу айда Аллаһ Тагәлә кылган изгелекләребезнең әҗерен бик күпкә арттыра.

Кудси хәдистә Аллаһ Тагәлә әйтә:

Адәм баласының һәрбер изге гамәлен уннан алып җиде йөз әҗергә хәтле арттырам, Уразадан башка. Уразаның әҗерен аерым Үзем бирәм, чөнки ул Минем ризалыгымны алыр өчен шәһвәтеннән һәм ризыгыннан тыелып тора” ( Мөслим риваяте).

Кардәшләрем, шушы айны ихластан ураза тотып, төнге намазлар укып, Аллаһның әҗер-савапларын өмет итеп үткәрсәк, Раббыбыз гөнаһларбызны гафу итәчәк.

Сөекле Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәламе вә рәхмәте булсын) әйтте: “Кем Рамазан аен ураза тотып, төнге намазлар укып үткәрсә, аның моңарчы кылган гөнаһлары гафу ителәчәк” (Бухари һәм Мөслим риваяте).

Шушы ай килү белән Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәламе вә рәхмәте булсын) сәхәбәләрен шушы сүзләр белән шатландыра торган була:

Мөбарәк Рамазан ае килде. Бу айда сезгә Аллаһ Тагәлә ураза тотуны фарыз кылды, шушы айда җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла” (Насаи риваяте).

Әйе, бу айның фазыйләте турында, шулайук Рамазан аенда изгелекләрне күп кылырга өндәүче тагын бик күп хәдисләр бар. Шуңа күрә бу айны бары тик хәерле гамәлләрдә генә үткәрергә тырышыйк, кардәшләрем! Күп итеп Коръән укыйк, Аллаһны күп зикер итик, сәдәкалар бирик, ифтар мәҗлесләре ясыйк, төнге намазлар укыйк, мохтаҗ кардәшләребезгә ярдәм итик! Шушы юлда тырыш булыйк!

Бу гамәлләрне башкарырга Раббыбыз Аллаһ һәрбарчабызга да тәүфыйк бирсә иде. Әмин!