📗

Пәйгамбәребезصلى الله عليه وسلم: “Зур гөнаһларның да зурлары: кемне дә булса Аллаһыга тиңләү, ата-ананы рәнҗетү һәм ялган ант бирү. Бер кеше казый(судья) алдында Аллаһ исеме белән ялган ант биреп, чебен канаты кадәр генә хаксызга берәр нәрсә алса, Аллаһы Тәгалә шул кешенең күңеленә Кыямәт көненә кадәр бетми торган кара тап ябыштырыр”, – диде (Әхмәт җыентыгыннан).

“Аллаһыга кемнедер тиңләүнең(ширек кылу) зур гөнаһ икәнлеге акыл белән дә мәгълүм. Ата-ананы рәнҗетү “ширек” дәрәҗәсендә булмаса да, “ширек” кебек зур гөнаһ, бәлки зур гөнаһларның да зурысы. Моның төп сәбәбе, аларның яшь вакытта балаларын тәрбия итүләре вә олуглыкка ирешкәннән соң да, һаман шул балаларын үз җаннары кебек якын күреп, хәерле теләктә булып торуларыдыр”.

✏ Риза Фәхретдин. “ҖәвамигульКәлим” шәрехе.  92 хәдис.