Нәрсә ул: гыйбадәт һәм ширек?

Нәрсә ул гыйбадәт?

Гыйбадәтне бер сүз белән әйтсәк, аның мәгънәсе «коллык». Әгәр дә киңәйтебрәк әйтер булсак: «Гыйбадәт – кешенең эчендәге һәм тышындагы Аллаһы Тәгалә сөйгән һәм разый булган гамәлләр».

«Ә ничек соң без аның гыйбадәт икәнлеген белдек?» – дип сорар булсагыз, без аларны Аллаһның Коръәненә карап, укып, аңлап һәм Аның илчесе Мөхәммәд (с.г.в.с.) кылган һәм әмер иткән эшләренә, аның аңлатмаларына карап белдек, дип әйтәбез.

Гыйбадәт ул – кешенең эчендәге һәм тышындагы гамәлләре дип әйттек. Ә кайсылары соң аларның кешенең эчендәге гыйбадәтләре булып саналалар? Кешенең тышындагы гыйбадәтләре күзгә күренеп торалар. Мисал өчен көненә 5 вакыт намаз уку, Рамазан аенда ураза тоту, бай кешеләр зәкәтләрен фәкыйрьләргә бирүләре һәм хаҗ фарызын үтәүләре, корбан чалу, дога кылу шикеллеләр.

Боларның гыйбадәт икәнлеген бөтен кешеләр дә белә, әгәр берәр намаз укучыдан «Нигә намаз укыйсың?» дип сорар булсаң, ул сиңа «Аллаһы Тәгалә кушкан, шуңа күрә укыймын» дип җавабын бирәчәк. Димәк бөтен гыйбадәтләрне мөэмин-мөселманнар Аллаһы Тәгалә кушканга, әмер иткәнгә күрә һәм Аның газабыннан курыкканга үти. Ә хәзер эчке гамәл-гыйбадәтләр хакында аңлатып китик. Эчке гамәл-гыйбадәтләрне дә без Коръән белән хәдисләргә карап беләбез. Эчке гамәл-гыйбадәтләр дә тышкылары шикелле бер генә төрле түгел, алар да күп төрле:

  • «Тәвәккәллек».

Татар-мөселман халкы арасында «тәвәккәл» сүзе бик киң таралган. Аны без бүген дә тормышыбызда кулланып яшибез.

Нәрсә соң ул тәвәккәл, аның мәгънәсе ничек?

Тәвәккәл – ул гарәп сүзеннән безнең татар теленә үтеп кергән сүз. Аның татарча мәгънәсе «таяну, таянмак». Ә мөселманнар арасында Аллаһның ярдәменә таянмак, ягъни бөтен файдаларны бирүче дә һәм безгә бернинди зарарларны җибәрмәүче дә Аллаһы Тәгалә Үзе генә дип Аның ярдәменә таяну. Аллаһы Тәгалә каршында тәвәккәл булу, олы гыйбадәтләрдән булып санала. Моңа дәлил – Аллаһ сүзе: «Әгәр мөэмин булсагыз, бөтен эшләрегезне Аллаһыга тәвәккәлләгез (тапшырыгыз)». (Маидә, 23)

Ошбу аятьтән без эшләребезне Аллаһның ярдәменә таянып эшләргә тиешле, Аңарга тапшырырга кирәк икәнебезне аңлыйбыз.

Аңлатма: Кеше үзенең алдына бик олы максатлар куя һәм аларны эшли башлар алдыннан кайчагында «мин бу эшне эшли алырмынмы икән?» дип шикләнеп тә, икеләнеп тә китә. Кайберәүләр икеләнеп «Минем көчем бу зшне башкарып чыгарга җитми» дип туктап көч таба алмыйча тышлыйлар. Ә кайберәүләре Аллаһыга тәвәккәләп тотына һәм аны ахырына кадәр ирештерә. Чөнки Аллаһы Тәгалә безгә «тәвәккәлләгез» дип әмер бирде, ә Аның әмерен үтәү инде ул гыйбадәт булып санала.

2) Сабырлык.

Сабырлык та эчке гыйбадәтләрнең бер төре булып тора. Аллаһы Тәгалә сабыр итүче кешеләргә әҗерләрне хисапсыз бирермен, дип вәгъдә кыла. Әгәр дә сабыр иткән өчен әҗер буласы безгә аңлашылса ул чагында аның гыйбадәт икәне дә аңлашыла. Мөселманнарга сабыр ит, сабыр бул, дип Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримнең бик күп аятьләрендә әмер итә. Шуларның бересе:

«Сабыр ит, дөреслектә Аллаһы Тәгалә изгелек кылучыларның савапларын юкка чыгармый». (Һуд, 115)

Ошбу аятьтән без үзебезгә сабыр итәргә фарыз икәнлеген аңлыйбыз. Әгәр дә Аллаһы Тәгалә сабыр итегез дип әмер иткән булса, димәк без дә әмерне үтәргә тиешбез. Үтәсәк безнең әҗерләребезне Аллаһы Тәгалә Үзенең каршында саклый, ул гына да түгел, безгә аның өчен хисапсыз әҗерләрне дә бирәчәк.

3) Курку.

Аллаһыдан курку да эчке гыйбадәтләрдән булып санала. Аллаһы Тәгалә моның хакында болай ди:«Алардан курыкмагыз, Миннән генә куркыгыз» (Бәкара, 150)

Ошбу аятьтән Аллаһының Үзеннән генә куркырга тиешле икәне аңлашыла. Әгәр дэ Аллаһы Тәгалә куркырга әмер иткән булса, димәк Аның әмере безнең өчен гыйбадәт булып санала.

4) Өмет.

Аллаһыдан өмет итү дә гыйбадәткә санала. Моның хакында Аллаһы Тәгалә әйтте:

 «Әгәр берәү Раббысына яхшы хәлдә юлыкмакны өмет итсә, ул кеше яхшы эшләрне эшләсен». (Кәһеф, 110)

Җәннәтне бөтен мөселманнар да өмет итәләр. «Өметсез – шайтан» диләр халыкта. Аллаһның коллары җәннәттән башка нәрсәләрне дә, мәсәлән саулык-сәләмәтлек, хәерле бәрәкәтле тормыш һәм бүтән шундый нәрсәләрнең барысын да Аллаһыдан өмет итәләр. Аллаһыдан өмет итү дә гыйбадәтләрдән булып санала.

Шулай итеп, без сезнең белән эчке һәм тышкы гыйбадәтләрнең кайбер төрләре белән таныштык.

Нәрсә ул ширек?

Ширек – гәрәп телендә катнаш булмакны аңлата.

Ә диндәге төшенчәсенә килгәндә. Ширек – ул Аллаһы Тәгаләгә хас булган гыйбадәтне Аллаһыдан башка берәр затка яки әйбергә юнәлтү. Әлбәттә монда Аллаһы Тәгалә белән Аның юктан бар иткән нәрсәләрен бер зурлыкка куеп тигезләү һәм аларның икесен дә бер тигез дәрәҗәдә дип күз алдына китерү хакында сүз бармый, ә Аллаһы Тәгалә белән җанлы һәм җансыз нәрсәләрнең берсенә яисә бер үк вакытта күбесенә гыйбадәт кылу хакында сүз бара. Әгәрдә берәү берәр төрле гыйбадәтен, Аллаһ барлыкка китергән нәрсәләрнең берәрсенә дип кылса, яки юнәлтсә ул Аллаһы Тәгаләне гыйбадәттә бер нәрсә белән тигезләгән булып санала, һәм аларны Аллаһы Тәгалә мөшрикләргә саный, ягъни безнең телдә тиңдәш кылучы, ширкәт катучы булып санала.

Аллаһы Тәгалә әмер итә: «Аллаһның Үзенә генә гыйбадәт кылыгыз, Аңа беркемне һәм бернәрсәне дә тиңдәш итмәгез». (Нисәә, 36)

Ошбу аятьтән без эчке һәм тышкы бөтен гыйбадәтләребезне Аллаһның Үзенә генә кылырга һәм Аның белән бер рәттән бернәрсәне дә тигезләп тиң кылып гыйбадәт кылмаска кирәк икәнлеген аңлыйбыз.

Мөселман ширек кылуы мөмкинме?

Мисал: Әгәр бер кеше чирләп китсә һәм чирләгәч аның шифасын Аллаһыдан өмет итмичә бер табибка барып «минем бөтен ышанычым синдә генә, бар өметләремне сиңа гына баглыйм, син генә мине коткарып кала аласың,» – дип әйтсә, ул кеше мөшрик була.

Ни өчен ул мөшрик була?

Беренчедән кешеләргә килгән бәлаләрны Аллаһы Тәгалә хикмәт белән Үзе бирә һәм аларны Аңардан башка беркем дә юк итә алмый.

Моңа дәлил:

Бәндәгә килгән чир ул бәла булып санала. Ул бәланы Аллаһы Тәгалә Үзе генә юк итә алгач, иң беренче Аның Үзенә мөрәҗәгать итү кирәк.

Икенчедән: өмет итү. Өмет итү – ул эчке гыйбадәтләрдән булып санала, дидек. Ә гыйбадәтләр барысы да Аллаһның Үзе өчен генә булу тиешле. Аның «Минем бөтен өметем синдә генә» дигән сүзе ширек була. Чөнки ул, Аллаһыдан өметен өзгән, шифаны Аңардан өмет итми, Аңардан сорамыйча Аллаһның бәндәсеннән өмет итеп сорый. Аллаһы Тәгалә «Миннән сорагыз», «Ярдәмне Миннән өмет итегез», «Мин сезгә ярдәм бирүче», «Мин сезнең өметләрегезне аклаучы» дигәндә ул кеше бөтен галәмнәрнең Хуҗасын читкә куеп бәндәдән шифа өмет итә. Ягъни Аллаһыга гына хас булган эшне ул кешедән эзли, бәндәдән өмет итә, мәхлүклардан сорый. Әгәр дә ул кеше иң беренче Аллаһыдан кул күтәреп сораса һәм соңыннан табиб янына барып сәбәбенә керешсә, ягъни шифаны түгел, дәвалауны сораса, ул кеше дөрес, сөннәткә туры гамәл кылган була.Кайбер кешеләр «Шифа белән дәваның аермасы бармыни?» дип сорыйлар. Әйе, шифа ул Аллаһы Тәгаләдә, ә дәваны табиблар дәвалый дибез. Әгәр дә шифа табибларда булса килгән бер кешене терелтеп җибәрерләр иде, ләкин алар янына килгән кешеләрнең кайберләре Аллаһның ярдәме белән терелә, ә кайберләре шул ук хәлдә кала, хәтта беришеләре тагын да катырак чирләп үлеп тә китәләр. Табиблар алар шифа бирүче түгел, алар дәва, ягъни дару биреп дәвалаучылар, ә шифасы аның Аллаһ кулында.