Мөселманга бәла каза килсә

Мөселман бәла-каза килгәндә аңа сабыр булырга ярдәм итүче, юлларны белергә тиеш:

📎1. Шушы бәла белән сынаучы Аллаһ икәнен син белергә тиеш, ул синең Раббың, син аның колы. Кол һәрдаим Раббысының әмере астында.

📎 2. Сине сынаучы – Аллаһ! Шушы сынаулардан ризасызлык белдерү булырга тиеш тугел. Сораучы – Аллаһ. Без бары тик соралачак коллар.

📎3. Аллаһ Тагәлә бер нәрсәне дә болай гына эшләми, ә ниндидер бер олы хикмәт белән сыный. Уен өчен, кызык өчен түгел, ә ниндидер бер хикмәт белән килгән була ул бәла.

📎4. Мөэмин-мөселман белергә тиеш: аның башына төшкән кайгы – хәсрәт гафиллектән, бозыклыктан,гөнаһлардан арынуның башы, башлангычы булырга мөмкин. Шушы сынау белән Аллаһ, бәлки, синең дәрәҗәне күтәрергә телидер?

– Син дөнья эшенә баттың, чумдың!

– Ахирәтең оныттың!

– Намазга салкынайдың!

– Раббың истән чыга башлады!

– Динең зәгыйфьләнә! Менә шунда инде Аллаһ аңа бәла – каза җибәрә, исенә төшерә, уята гафиллектән, Раббысына кайтсын, тәүбәләр кылсын дип.

Күпме кешеләр изге гамәл кылудан ерак иделәр, төрле бәлаләр килеп гафилектән чыктылар, Аллаһ кушканнарын үтәп яши башладылар, Аллаһка якыная башладылар. Күпме кешеләр гөнаһка батып, уен-көлкедә, гафиллектә, хәерсез гөнаһлы гамәлләр кылуын дәвам итәләр иде. Аллаһ аларга авырту җибәрде. Шуның сәбәпле уяндылар, тәүбә кылдылар, Аллаһ диненә кайттылар, тәүбә – истигъфар кылдылар.

Хәдистә: әгәр дә Аллаһ, колына җәннәттә урын тели икән, аның изге гамәлләре җәннәткә керергә җитмәсә,фәрештәләренә әмер бирә, бу колыма сынаулар, бәла – казалар җибәрегез дип, һәм кеше сынала башлый төрле бәла – казалар белән. Шушы бәлаләргә сабыр итү сәбәпле Аллаһ җәннәттә аның дәрәҗәсен күтәрәчәк.

Тагын бер мөһим мәсьәләне белергә кирәк: Аллаһ шушы сынауны бирүче, җибәрүче. Аллаһ шулай ук нигъмәтләрне дә бирүче, моны да истән чыгармаска кирәк. Әйе, сиңа бер бәлә килде, ләкин, кара, сиңа Аллаһ күпме тагын нигъмәт биргән. Тәнеңә берәр авырту бирсә, икенче ягын кара, шул ук тәнеңдә нинди зур нигъматләр бар, күзләрең күрә, аякларын йөри, кулларың, колакларың – барысын да Аллаһ биргән. Сиңа бәла бирүче дә, шулай ук нигъмәтләндерүче дә ул АЛЛАҺ! Бәла – казага сабыр итү Аллаһ каршында бик зур дәрәҗәгә ирешүгә китерә. Пәйгамбәребез саллахү гәләйһи үәссәләм әйтте (якынча тәрҗемәсе):

“ Мөселманга нинди бәла килмәсен, яки күңелсезлек, борчу-хәсрәт, хәтта берәр очлы әйбер төртелеп авырттырса да ул аның гөнаһларына кәффәрәт була”

( ягъни шушы сынау аркасында Аллаһ гөнаһларын сөртәчәк ,гафу итәчәк) Бухари риваяте.

Шулай ук мөселман сыналганда, бәла – каза килгәндә сабыр итсә, сынауга Аллаһ Тәгалә әҗер савап та бирәчәк. Бәла-казага сабыр итә алсаң, шушы сабырлыгың аркасында гөнаһларың да гафу ителәчәк, купмедер микъдары һәм шулай ук сынауның дәрәҗәсенә карап, әҗере дә булачак. Мөселманның тормышында сабырлык бик зур урын алып тора. Коръәннең бик күп аятьларендә дә Аллаһ Раббыбыз безне сабыр булырга чакыра.

“ Аллаһ сабыр булучылар белән” икенче аятьтә “Аллаһ сабыр булганнарны ярата” дип хәбәр бирә Аллаһ Тәгалә Коръәни Кәримдә

Раббыбыз Аллаһ барыбызга да сабырлык, динебездә ныклык бирсә иде. Амин.