Коръән иңү максаты

 

Коръән иңдерелүнең өч төрле максаты бар:

  1. Коръән уку – гыйбадәт кылу.

Без намазда Коръән сүрә-аятьләрен укып, Аллаһка гыйбәдәт кылуыбыз, гомумән, аны укыганда бер хәрефе өчен ун әҗер-савап алабыз.

  1. Коръән – уйлану, фикер йөртү өчен җирлек.

Коръәнне гади китап сыман түгел, ә Раббызның  безгә ни әйтергә теләвенә төшенергә тырышып уку зарур. Мөселман: “Мин шул сүрә-аятьләр буенча яшимме?” – дип уйланырга, нәтиҗә ясарга тиеш.

  1. Коръән – вәгазь.

Укыган сүрә-аятьләрнең тирән мәгънәсен аңлагач һәм фикерләгәч, аны тормышка ашырырга кирәк. Ягъни, Аллаһ кушкан әмерләрне үтәргә, Ул тыйганнардан ерак булырга тырышырга һәм шуңа ирешергә.

Коръән укыганда менә шушы өч максатны күз алдында тотарга кирәк. Шул вакытта гына укылган һәрбер хәреф өчен ун әҗер-савап бирер Раббыбыз.