✏Пәйгамбәребезصلى الله عليه وسلم : “Әүвәлге пәйгамбәрләрдән калып та, халык арасында таралган бер сүз бар: “Оялмасаң, теләсәң нишлә!” — дигән сүздер” (Бохари җыентыгыннан).

“Аллаһыдан курыкмау вә кешеләрдән оялмау “оятсызлык”, үзенең дини вә дөньяви йомышларын да сорарга батырчылыгы җитмәү “кыюсызлык” була. Боларның икесе дә начар булып, хәят(тормыш) кагыйдәсенә каршы эшләр.

Адәмнәрне явыз эшләрдән тыя торган нәрсә — оялу сыйфаты булып, оят киткәннән соң адәм баласын бозыклыктан һичнәрсә тыя алмаганлыгы бу хәдис шәрифтән билгеле булыр.

Дөньяның гомере бик кыска булып, аның соңында озын вә мәңгелек бер гомер бар. Шуның өчен, бу кыска гомердә нәфес теләгән һәрбер нәрсәне эшләп, “оятсызлык” күрсәтү вә шуның аркасында мәңгелек хәяттән мәхрүм булу, акылсызлык вә эшнең ахырын уйламаудыр”.

Риза Фәхретдин. “ҖәвамигульКәлим” шәрехе.  94 хәдис.

🙏 Йә, Раббым, безне ояла белү сыйфатыннан мәхрүм итмә.