Тугызынчы дәрес: Гаиләсенә изгелек кылмаган кешедә изгелек юк.

Соңгы берничә дәресебездә хуҗаларның үз гаиләләре каршындагы вазыйфаларына тукталдык.

Гомумән, мөселман кешесенең диндарлыгы, хәерле яки хәерсез булуы, аның үз гаиләсенә булган мөнәсәбәтеннән күренә.

Гаишә тапшырган хәдистә, пәйгамбәребез: “Арагыздан иң хәерлегез, үз гаиләсенә хәерлерәк булганыгыз. Мин арагыздан үз гаиләмә иң хәерле булганыгыз”, – диде (Тирмизи риваяте).

Сөекле пәйгамбәрдән: “Кешеләрнең иң хәерлесе кем?” – дип сорасаң, ул: “Үз гаиләсенә хәерле булганы”, – дип җавап бирер иде.  Синең, чыннан да, нинди кеше булуың хакында гаиләң: ата-анаң, әби-бабаң, хатының-ирең, бала-оныкларың дөрес бәя бирерләр.

Алар синең турында нәрсә әйтерләр? “Ул мәчеттә, дуслары, хезмәттәшләре хозурында мөселман, безнең янга кайтса – шайтан”, – димәсләрме?

Күпме ирләр бөтен дөньясына кояшлы йөзен, күркәм холкын тарата. Өенә кайтса, күк күкрәргә, яшен яшьнәргә тотына. Күпме хатыннар тирә-юньгә елмаеп, назлы карашларын бүләк итә, үз ире генә аның елмаюын да күрми тилмерә.

Газиз дустым, әгәр синдә бер өлеш изгелек булса, ул изгелегеңне иң элек гаиләң күрсен. Иман иясенең диндарлыгы арткан саен, аның гаиләсенә булган игътибары, кайгыртуы, изгелек кылуы да артырга тиеш. Адәмнәрнең иң иманлысы, иң диндары, әхлагы иң күркәм булганы пәйгамбәребездер, ул үзе турында: “Мин арагыздан үз гаиләмә иң хәерле булганыгыз”, – диде.

Кешенең үз гаиләсенә, якыннарына изгелек кылуы –  Аллаһ каршында иң изге гамәлләрдән, кеше өстендә иң зур вазыйфалардан булып тора. Әлеге гамәлне торгызучы иң хәерле кешеләрдән санала.

Димәк, киресенчә: “Кешеләрнең иң яманы, үз гаиләсенә яман булганы”, – дип тә әйтергә була.

Раббым, безгә хәерле кешеләр булырга язсын.