Тәүхид – Аллаһның бер үзенә генә гыйбадәт кылу. Ул Аллаһ хакы. Ә ширек исә Аллаһ хакын боза торган гамәл.
Ширек – ул гыйбадәттә Аллаһка тиңдәшлек кылу. Ягъни кеше Аллаһка да, башка ялган иләһләргә дә гыйбадәт кылса, Аллаһка тиңдәшлек кылган була. Моңа тормыштан бер мисал китерик: кеше намаз укый, шул ук вакытта муенына талисман яки бөти тагып йөри, шул әйберләр аны бәла-казадан саклый дип ышана. Бу Аллаһка тиңдәшлек кылу була. Чөнки Аллаһ кына бәхет бирүче һәм безне бәла-казаларадан саклаучы.
Галимнәребез әйтә: “Коръән тулысынча тәүхид турында”. Чөнки анда Аллаһ Тәгалә турында хәбәр ителә, Аның күркәм Исем-сыйфатлары, Аңа ширек кылмыйча, бер Үзенә генә гыйбадәт кылырга кирәклеге, яки ихластан Аллаһка гыйбадәт кылучы тәүхид әһелләренең бу дөньяда һәм ахирәттә бәхет-сәгадәттә булулары хакында әйтелә. Ширек кылучыларның каты газап көтәчәген Коръәннән укып беләбез. Шулай ук Расүлләрнең үз кавемнәрен тәүхидкә чакырулары, ширектән тыюлары турында риваятьләр бар. Расүлләргә иярүчеләр иминлектә булды, ә аларның сүзләрен ялганга чыгаручылар җәзага тартыла. Хәләл белән хәрам турында да хәбәрләр күп Коръәндә. Чөнки алар да Раббыбызның хакы. Аллаһ ризалыгы өчен хәләл ризык ашау, Аллаһ ризалыгы өчен хәрәмнан тыелу – болар да тәүхиднең хакы.
Шулай итеп, Коръән тулысынча тәүхид, чөнки ул тәүхидкә өнди, аның капма-каршысы булган ширектән тыя; тәүхид әһелләре турында сөйләп, аларны шатландыра, мөшрикләргә (ширек кылучылар) нинди каты газап булачагын искәртә; хәләл һәм хәрәм хөкемнәрен ачып сала.