Ислам — рәхимлелек дине

Кайбер явыз кемсәләр Ислам динен пычраталар. Динебезнең асыл кыйммәтләрен юкка чыгарып, Ислам динен начар яктан күрсәтергә тырышалар. Динебезгә хас булмаган чит тәгълиматлар кертмәкче булалар. Әмма Коръән сүрәләрен аңлап укып фикерләсәк һәм Пәйгамбәребезнең ﷺ тормыш юлын өйрәнсәк, динебездәге рәхим-шәфкатьлелекне, кешелеклелекне, бер-береңә ярдәмчел булырга өндәүне күреп, гаҗәпләнербез.

«Ислам дине кан коярга, сугышырга чакыра» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Шуны белегез: бу һич тә хакыйкатькә туры килми.

Мөселманга нинди генә зыян эшләсәләр дә, динебез начарлыкка яхшылык белән җавап кайтарырга чакыра: «Яхшылык илә явызлык бертигез булмаслар, чөнки яхшылыкта файда һәм савап бар, явызлыкта зарар һәм газап бар. Әгәр сиңа берәү явызлык кылса, син аңа җавап итеп яхшылык кыл, ул кеше сиңа явызлыкны дошманлык белән кыладыр, әмма син сабыр ит һәм дә аның явызлыгына каршы һәрвакыт изгелек ит, соңрак ул синдә явызлыкның юклыгын белеп, явызлык итүеннән туктар һәм, тәүбә итеп, синнән гафу сорар, аннары бер-берегезгә якын дус булырсыз. Ләкин бу эшне һәр кеше эшли алмас, мәгәр көчле иманлы, чын сабыр мөэминнәр генә эшли алырлар, һәм явызлыкка каршы изгелек итү һәрбер кешегә бирелмәс, мәгәр олуг бәхетле кешегә генә бирелер». «Фуссыләт» сүрәсе, 34-35нче аятьләр.

Үзеңә начарлык эшләгән кешегә яхшылык белән җавап кайтаруы бик авыр, әмма, асылда, динебез шуңа чакыра бит, без эшли алабызмы моны, юкмы – анысы инде башка мәсьәлә. Күрәсезме, биредә гаепсез кешеләрнең гомерен өзү турында бер генә сүз дә юк, начарлыкка каршы начарлык белән түгел, киресенчә, яхшылык белән җавап кайтарырга өнди безне динебез Ислам.

Динебездә кеше гомерен өзү бик зур гөнаһлардан санала. Коръәнгә күз салсак, анда моңа дәлилләр күплеген күрербез: «Кешеләр бер-берсен үтергәннәре өчен бәни Исраилгә хөкем иттек: «Әгәр берәү кеше үтермәгән кешене яки җир өстендә бозыклык кылмаган кешене үтерсә, барлык кешеләрне үтергән кебек булыр, бер кешене үлемнән коткарса — барлык кешеләрне үлемнән коткарган кебек булыр». Аларга Ислам динен ачык бәян итүче рәсүлләребез килде. Ачык аңлатма килгәннән соң да, әлбәттә, аларның күпчелеге – сүздә һәм гамәлдә чиктән үтүчеләр». «Маидә» сүрәсе, 32нче аять.

Бу аять, киресенчә, бер гаепсез кеше канын кою гөнаһының зурлыгын ассызыклап кисәтә: «…бөтен кешеләрне үтергән кебек булыр”, – ди. Һәм рәхимле булырга өнди: “…бер кешене үлемнән коткарса — бөтен кешеләрне үлемнән коткарган кебек булыр».

Пәйгамбәребез ﷺ дә кешеләргә зыян салу һәм борчу-мәшәкать тудырудан ерак булырга кушкан. Ул бер хәдисендә болай ди: «Гомумән, зарар китерү дә, җавап итеп зарар кайтару да тыела» (Ибне Мәҗәһ риваяте).

Бер гаепсез кешеләрне үтерү җәмгыятькә, ул үтерелгән кешеләрнең ата-анасына, туганнарына, якыннарына күпме зарар һәм кайгы китерә. Андый явызлыкның «Динне алга җибәрү өчен», «Дин өчен көрәш» дип, динебез исеменә яшеренеп эшләнүе аеруча кызганыч. Безгә динебезне ирештергән, Коръәнне аңлатып калдырган сөекле Пәйгамбәребез ﷺ дә «зарар китерү тыела», дип әйтеп калдырган. Онытмагыз, кеше йөрәге күтәрә алмаслык кайгы – иң зур зарарларның берсе.

Дин исемен үз явызлыкларына калкан итеп, кеше гомерен өзәргә чакыручы, шул явыз фикерләрен таратучы кешеләрне «мөселман» дип атарга һич тел әйләнми. Алар берничек тә Аллаһы юлында йөрүче кешеләр була алмый, андыйлар, киресенчә, шайтан котыртуына ияреп, динебезгә бик каты зыян салучылар. Аларга каршы көрәшүнең иң кулай һәм иң көчле юлы – халык арасында Ислам дине мәгърифәтен үстерү, динебез турында дөрес гыйлем тарату, балаларыбызга кечкенәдән дөрес тәрбия бирү. Аларга динебезнең асылы рәхимлек белән шәфкатьлелеккә нигезләнүен төшендерү зарур. Кешене түгел, хәтта, хайваннарны да рәнҗетергә ярамаганлыгын белеп, ач булганнарына ризык биреп, аларны кайгыртырга кечкенәдән үк өйрәнеп үссеннәр. Бер-берсен хөрмәт итеп һәм җәмгыятькә файдалы кешеләр булып яшәргә тиешлекләрен аңлату мөһим. Мәктәпләр, мәчет-мәдрәсәләр генә балаларны чит йогынтыдан саклап бетерә алмаска мөмкин.

Шуңа да балаларыбыз, оныкларыбыз белән сөйләшергә, алар белән бергәләп ял итәргә, аларны кечкенәдән эшкә өйрәтергә – кыскасы, тәрбияләргә вакыт тапсак иде. Кечкенәдән мәчет-мәдрәсәгә йөреп, алар анда дөрес гыйлем алсалар, динебезгә хас булмаган чит-ят фикерләргә бирелү афәтеннән балаларыбызны, яшьләребезне саклап кала алырбыз, шәт ин шә Аллаһ.

«Аларга “Җир өстендә фетнә чыгарып, кешеләр арасын бозмагыз”, — диелсә, “Юк, без бозмыйбыз, бәлки төзәтәбез”, — диләр. Аң булыгыз! Шул монафикълар – үзләре дә сизмәстән, кешеләр арасын бозып, җир өстендә фәсәд кылучылар». «Әл-Бәкара» сүрәсе, 11-12нче аятьләр.

Раил ФӘЙЗРАХМАНОВ.

@tatislam

 

https://t.me/tatislam/778