Тиздән Рамазан аена керәчәкбез. Ул – мөселман кешесе өчен бик фазыйләтле айларның берсе. Шул сәбәпле, бу айның кадерен белеп, аны тулысынча файдалану өчен, кайбер үзенчәлекләрен искә төшереп китү урынлы булыр.
Иң беренчесе, Рамазан аеның асылы – ураза тоту, ягъни иртәнге намаздан алып ахшам намазына кадәр ашау-эчүдән тыелып тору. Бу – тәне сәламәт, акылы төзек булган мөселманнарның Аллаһы каршындагы бурычлары. Моны Раббыбыз безгә Коръәндә әмер итте: «И-и, иман китерүчеләр! Сезгә кадәр булган өммәтләргә фарыз ителгән кебек, ураза тоту сезгә дә фарыз ителде. Бәлки сез тәкъва булырсыз» («Бәкара» сүрәсе, 183нче аять). Ураза тоту ислам диненең бер нигезе дә булып тора, Пәйгамбәребез ﷺ: «Ислам дине биш терәккә нигезләнә: «Аллаһыдан башка гыйбадәткә лаеклы илаһе юк һәм Мөхәммәд ﷺ – Аның Илчесе» дип шаһәдәт бирү, намаз уку, зәкәт түләү, хаҗ кылу, Рамазан аенда ураза тоту», – дигән (Бохари риваяте). Шуңа да «тотсам да ярый, тотмасам да була», дип, ураза тотуга җиңел карарга ярамый. Сау-сәламәт килеш ялкауланып, «ашамыйча тора алмыйм», дип, бер сәбәпсез ураза тотмау зур гөнаһлардан санала, һәм Аллаһы каршында булган бурычыңны үтәмәгән буласың. Пәйгамбәребез ﷺ: «Рамазан аен каршы алып та, гөнаһларыннан пакьләнмәгән кеше хәсрәттә булыр», – дип әйткән (Бухари риваяте). Раббыбыз безгә биргән ризыкларның кадерен дә ураза тота башлагач кына беләсең. Әле шунысын да әйтергә кирәк: кем ай буе гөнаһлардан тыелып, Рамазан аен ураза тотып үткәрсә, аның бу айга кадәр булган гөнаһлары гафу ителәчәк. Пәйгамбәребез ﷺ: «Кем Рамазан аенда, иман белән, Аллаһы тәгаләнең әҗерен өмет итеп ураза тотса, Аллаһ тәгалә аның Рамазанга хәтле булган гөнаһларын кичерәчәк”, – дип әйтеп калдырган (Бохари һәм Мөслим риваяте). Хата-кимчелекләребез күп бит, шушы бөек гыйбадәтне үтәп, рухи чисталыкка омтылыйк.
Әйе, Аллаһы тәгалә булдыра алмаганны өстебезгә йөкләми. Әгәр дә без авырып китсәк яки ерак сәфәргә чыксак, безгә ураза тотмаска рөхсәт ителә. «Уразаның көннәре санаулы. Әгәр инде берәрегез авырса яки сәфәрдә булса, елның башка көннәрендә уразасын тотып бетерергә тиеш була» («Бәкара» сүрәсе, 184нче аять). Шуңа да бу рөхсәтне без куллана алабыз.
Бу айның тагын бер үзенчәлеге шунда: ул – Коръән иңгән ай. «Рамазан аенда кешеләргә туры юлны күрсәтә һәм һидиятне ачык бәян кыла торган Коръән иңдерелде» («Бәкара» сүрәсе, 185нче аять). Шул сәбәпле, бу айда ураза тоту белән бергә, күп итеп Коръән уку хәерле сөннәт гамәл булып тора. Пәйгамбәребез ﷺ бу айда тулысынча Коръәнне укып чыга торган булган. Без дә Пәйгамбәребездән ﷺ үрнәк алып, көчебездән килгән кадәр, Коръәнне күбрәк укырга, Раббыбызның сүзләрен тулысынча укып чыгарга тырышырга тиешбез. Бу мөбарәк айда иң хәерле сүзләрне укып, күпме әҗер-савапка лаек булачакбыз. Пәйгамбәребезнең ﷺ: «Кем дә кем Коръән укый, аның бер хәрефенә – ун әҗер-савап. Мин әйтмим Әлиф, Ләм, Мим бер хәреф дип. Әлиф – бер хәреф, Ләм – бер хәреф, Мим – бер хәреф», – дип әйткәнен истән чыагрмыйк (Тирмизи риваяте).
Рамазан ае юмартлык ае да. Ибн Габбас (Аллаһы аннан риза булсын) әйткән: «Пәйгамбәребез ﷺ бик юмарт кеше иде, ә Рамазан аенда тагын да юмартрак кешегә әйләнә иде» (Бохари һәм Муслим риваяте). Әйе, бу айның аермасы тагын шунда: күбрәк садака бирү, ризык өләшү, ифтар мәҗлесләре ясау хәерле гамәлләрдән булып тора. Чөнки ураза тотучыны ифтар кылдырсаң, ашатсаң, сиңа да ураза тоткан әҗерләр булачак. Пәйгамбәребез ﷺ: «Кем ураза тотучыны ифтар (авыз ачтырса) кылдырса, аңа да ураза тотучының әҗере булачак һәм ураза тотучының да әҗере бер дә кимемәс», – дигән сүзен онытмыйк (Тирмизи риваяте). Өйдәме яки кафедамы, ураза тотучы кардәшләребезне җыеп, ифтар мәҗлесләре ясарга, андый мөмкинчелек булмаса, хөрмәләр алып, мәчетләргә таратып чыгарга, алай да булмаса, ураза тотучы берничә кардәшкә су биреп булса да бу әҗерне эшләргә тырышырга кирәк. Мөселманның максаты – күбрәк игелек кылу, ә бу айда юмартлык күрсәтү тагын да хәерлерәк.
Раббыбыз безгә динебезнең асылын аңлау бәхете бирсә иде. Һәрберебезгә югарыда санап үтелгән аять-хәдисләр белән гамәл кылырга, ураза тотырга, Коръән укып, бу айны тулысынча игелектә үткәрү һәм юмарт булып, әҗер үлчәүләрен тутыру мөмкинлеге, тәүфыйк, калеб дөреселеге насыйп булсын.