Сигезенче дәрес. Дөнья һәм ахыйрәт гаиләсе

Һәр иман иясенең дә иң зур хыялы, бар тырышуларының да иң зур нәтиҗәсе – Аллаһының рәхмәтенә ирешеп, ут газабыннан котылу һәм җәннәт бакчаларына керү.

Җәннәт – Аллаһы Тәгаләнең иманлы бәндәләре өчен әзерләп куйган хөрмәт йорты. Анда кешеләрне берәүнең дә күзе күрмәгән, колагы ишетмәгән, хыялына да кереп карамаган киң нигъмәтләр көтә. Җәннәт бусагасыннан үтеп кергән, һич бетмәс, мәңгелек бәхетен таба.

Аллаһының бәндәләренә булган янә бер рәхмәте: Ул дөньяда бергә яшәгән, иман юлында булган гаиләләрне, туганнарны җәннәттә дә бер гаиләгә җыя.

Шунысы мөһим: ир белән хатынны гына түгел, хәтта ата-ана, әби-бабай, бала-оныклар, барысы да җәннәткә керсәләр, анда бер-берсен беләчәкләр, бер-берсен табып, аралашып, кунакларга йөрешеп яшиячәкләр. Бабасы белән оныгы, әбисе белән кызы барысы да 33 яшьләрендә булырлар. Чөнки, җәннәт бакчаларында картаю, авыру, сызлану кебек нәрсәләр булмас. Бу Аллаһының изге бәндәләренә булган вәгъдәседер.

✅ Әгәр төрле дәрәҗәләрдә булсалар?

Белгәнебезчә, җәннәт бакчалары күпкатлы. Әгәр бер иман иясе җәннәтнең өскерәк катына кереп, гаиләсе аскырак катта булса, ул үз урынын алгач: “Йә, Раббым, минем якыннарым кая?” – дип сорар. Аллаһ рәхмәте белән аларын да аның янына күтәрер. Аллаһ Рәхимле һәм Шәфкатьледер.

Габдуллаһ Ибн Габбәс: “Аллаһ мөселманның күңелен сөендерү өчен, аның гаиләсен дә үзе янына күтәрер”, – диде һәм шушы аятьне укыды: “Иман ияләрен һәм хаклыкта аларга ияргән гаиләләрен бер-берсе белән кавыштырачакбыз. Без аларның изгелекләреннән һич нәрсәне дә киметмибез” (“Тур”, 21).

Нинди бәхет адәм балаларына! Әгәр гаиләләре белән иман юлыннан барсалар, Аллаһ аларны оҗмаһ йортларында янә очраштыра һәм мәңге бергә яшәргә насыйп итә. Аллаһы Тәгалә әйтте: “Гаден җәннәтләре: анда алар үзләре, изге юлда булган аталары, хатыннары һәм балалары керерләр”(“Рагд”, 23).

✅ Әгәр хатын ике ирдә кияүдә булса?

Әгәр бер хатынга ике яки күбрәк мәртәбә кияүгә чыгарга туры килсә, ул да, ирләр дә җәннәттә булсалар, кайсы белән яшәр? Кайбер галимнәр: “Ул үзе сайлар”, – диделәр. Әмма, күпчелеге пәйгамбәрнең: “Хатын-кыз ахыргы ире белән калыр”, – дигән хәдисне өстенрәк күрделәр.

Шуның сәбәпле, еш кына иреннән тол калган хатын-кызлар башка иргә кияүгә чыкмыйлар. Кайбер ирләр исән чактан: “Миннән соң кияүгә чыкма, җәннәттә бергә булырбыз”, – дип тә әйтәләр. Әлбәттә, бу эш хатынның үз ихтияры, әмма ир кешенең хатыннан мондый нәрсәне таләп итүе золымлык булырга мөмкин. 30-40 яшендә тол калып, калган гомерен ялгызлыкта үткәрү, бер үзе балаларын үстерү ансат эш түгел. Ныклы терәге булмау сәбәпле алар туры юлдан тайпылырга да мөмкиннәр.

✅ Әгәр кеше дөньяда ялгыз булса?

Кайбер кешеләргә дөньяда гаилә булып яшәргә насыйп булмаска мөмкин. Кемдер парын тапмады, кемдер авыру булды, кемнеңдер дөньядагы пары ахыйрәттә җәһәннәмгә китте… Мәсәлән: Мәрьям ана беркайчан да кияүгә чыкмады, Асияның ире Фиргавен мәңгелек утка китте…

Нәрсә генә булса да, җәннәт бакчасында беркем дә ялгыз калмас. Ир өйләнер, хатынны кияүгә бирерләр. Алар бер-берсен мәңге яратып, сөешеп яшәрләр.

✅ Ир белән хатынның берсе җәннәткә кереп, икенчесе утка китсә?

Утка кергәне газапта калыр, җәннәткә кергәне үз тиңен шунда табыр. Димәк, аның дөньядагы гаиләсе, чын гаиләсе булмаган. Күпләрнең өчкөнлек дөньядагы якын итеп яшәгән гаиләсе, мәңгелек тормышында гаиләсе булмаска мөмкин.

Һәр хуҗаның олуг вазыйфасы: үз гаиләсен дөньяда изге юлдан гына йөртеп, ахыйрәттә җәннәт бакчаларына юнәлтү, җәһәннәм юлыннан ерагайтудыр. Шуңа күрә, Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребезгә иң беренче әмерләрдән: “Якын туганнарыңны үгетлә”, – диде (“Шагыйрьләр”, 214).

Изге пәйгамбәрләр якыннарын ничек җәннәткә чакырдылар? Анысы киләсе дәрестә…

Йә, Раббым, безне, кадерле гаиләләребезне туры юлдан алып барсаң иде. Кыямәт көннәрендә Синең рәхмәтенә ирешеп, шушы сүзләреңне ишетергә насыйп итсәң иде: “Хатыннарыгыз белән шатланышып җәннәтләргә керегез” (“Зухруф”, 70).