Рамазан – тәүбә ае.

Рамазан – гөнаһ-хаталардан пакьләнү, күңелләрне сафландыру ае.

Аллаһ Тәгалә кешегә тышкы һәм эчке пакьлек, матди һәм рухи матурлык бирә. Кыяфәте күркәм, киеме-тәне чиста, чәче-башы таралган кеше белән аралашуы күңелле. Ләкин, киемне юып тормасаң, аның матурлыгы китә, чәчне тарамасаң туза, тәнне госелләп тормасаң, аның күрке бетә.

Нәкъ шулай, адәм баласының күңеле дә керләнеп, аның эчке яме бетә. Кием кердән, кеше хатадан имин түгел. Йөрәк еш кына шайтан коткысына, дөнья фетнәләренә бирелә. Гөнаһ кылган саен, күңелдә кара таплар барлыкка килә. Тап арты тап өстәлеп, күңел бөтенләй карала. Каралган күңел: сизми, күрми, ишетми, ахыр чиктә мәеткә әйләнә.

Каралган бәгырьләрне ничек агартырга? Авырган күңелләрне ничек терелтергә, мәрткә киткән күңелләрне ничек уятырга? Аллаһ – Рәхимле, Ул безгә караңгылыктан нурга чыгу юлын күрсәтә: киемеңә тап төшсә, Аллаһ биргән сулар аны җебетә. Күңел керләреннән арыну өчен Раббыбыз тәүбә ишекләрен ача.

Тәүбә – кайту дигәнне аңлата. Газиз анасын үпкәләтеп, өеннән чыгып киткән бала кайчан гына борылып кайтса да, рәхимле ана йөрәге аны кабул итә. Аллаһның баласы юк, әмма аның коллары бар.

Пәйгамбәребез: “Аллаһ үзенең колларына ана үз баласына карый да рәхимлерәк”, – диде (Б-М). Тукай да: “Ул-рәхимле, әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул!” – дип яза.
Киемне юып аның табы бетә, бәндә Раббысына тәүбә итеп, Аллаһ аның гөнаһасын сөртә. Аллаһ бәндәләренең күпме җинаятьләренә, гафиллекләренә сабыр итә. Бәлки аңлар, бәлки төзәлер, – дип, ишекләрен киң ачып көтә. Аллаһ: “Әй, бәндәләрем, сез көне-төне хаталанасыз, ә мин бар гөнаһларны да гафу итәм. Миннән гафу сорагыз, сезне кичерермен”, – дип вәгъдә итә.

Җир өстендә хатасыз кеше юк. Пәйгамбәребез: “Адәм балаларының барысы да хаталы, шуларның да иң хәерлеләре – тәүбә итүчеләре”, – диде (Тирмизи риваяте).

Кайвакыт, Раббыбызның хакын үтәп бетермибез: гыйбадәтләргә кимчелек китерәбез, хәрамнарга җиңел карыйбыз… Кайвакыт, әти-әниләребез каршындагы бурычларыбызга салкын карыйбыз. Кайвакыт, кардәшләргә, гаиләбезгә, тирә-юньгә карата гаделсезлекләр кылырга мөмкинбез.

Минем бер гөнаһым да юк, – дигән кеше, иң гөнаһлы кеше була. Чөнки, аның гөнаһлары шулкадәр күп, хәтта күңел күзе сукыраеп, ул үз гөнаһларын күрми. Бер кеше Хузәйфә исемле сәхабә янына килеп: “Мин үземне икейөзле түгел микән?” – дип куркам, дигәч, ул: “Икейөзле булсаң, курыкмас идең”, – дип җавап кайтарган.

✅ Тәүбәнең шартлары.
Аллаһының рәхмәте киң, кардәшләр. Пәйгамбәребез: “Гөнаһыннан тәүбә итүче, гөнаһны кылмаучы кебек булыр”, – диде. Кеше гөнаһны кылган, әмма, тәүбәсе сәбәпле ул гөнаһы бөтенләй сөртелергә мөмкин.

Ләкин, тәүбәнең өч шарты бар, шушы шартлар үтәлгәндә генә, Аллаһ кайтучы бәндәсен ишек ачып кабул итә.

1⃣ Үкенү. Кылган эшенең начар булуын аңлап, аның өчен ихластан үкенмәгән, кайгы утларында янмаган кешенең тәүбәсе кабул булмый. Ярар, күп кылдык инде гөнаһларны, – дип мактанып утырган кешедә үкенү хисләре юк.

2⃣ Ул гөнаһтан киселергә, тукталырга тиеш. Бер гөнаһны кылудан туктамыйча, аннан тәүбә итү мәгънәсезлек була. Сәрхүш һаман хәмерен эчсә, бур урлашуын дәвам итсә, “тукран тәүбәсе” кабул булмый.

3⃣ “Башка ул гөнаһка кайтмыйм”, дигән ышану булырга тиеш. “Хәзер, җомгага мәчеткә барып киләм”, дэ шимбэдэн гөнаһларымны дәвам итәм”, дисә булмый.

Яки бур гөнаһыннан тәүбә итеп, башында тагын кайдан нәрсә урларга дигән уйлар йөрсә, бу тәүбә түгел.

Белегез, Аллаһ ихластан булган тәүбәләрне генә кабул итә. Пәйгамбәребез: “Аллаһ – яхшы, яхшылыктан башканы кабул итми”, – диде (Мөслим риваяте).

✅ Әгәр, гөнаһ башка кешеләрнең хакы белән бәйле булса, аларны да ризалаштыру дүртенче шарт булып өстәлә. Мәсәлән: бер ир хатынын рәнҗетә дә, аннан: “Әстәгъфируллаһ, әстәгъфируллаһ, Раббым тагын гөнаһ кылдым инде, мине гафу ит”, – дип, тәүбәгә ябыша, ә хатыны каршында гафу үтенергә теләми. Аллаһ бәндә белән бәндә арасына керми һәм андый тәүбәне кабул итми.
Шуңа күрә, бер кеше үлгәч, пәйгамбәребез аңа җиназа укыр алдыннан: “Әҗәтләре бармы?” – дип сорады. Кешеләр: “Әйе, бар”, – дигәч, ул: “Үзегез укыгыз”, – диде. Шулвакыт, бер кеше торып: “Минем өстә аның әҗәтләре”, – дигәч кенә, пәйгамбәр җиназа укып, аның өчен дога кылды.

Киемнең табын су да алмаса, ярдәмгә сабын килә. Күңел керләренең сабыны – истигъфар, Аллаһыдан гафу үтенү.

🙏Һәрдаим: “Раббым. Мине гафу ит, гөнаһларымны кичер”, – дип, истигъфарлар кылыйк. Аллаһының Рәхимле, Гафу итүче булуын онытмыйк.