Ураза – ач тору гына түгел.


Аллаһның илчесе: «Руза ул – калкан(щит). Әгәр берегез рузалы булса, ачуланмасын, бозык сүзләр сөйләмәсен. Берәрсе аңа каршы төшсә яки ачуланса: «Мин рузалы, мин рузалы», — дисен» (Бохари, Мөслим).

Еш кына руза тотучылар руза вакыты белән ашау-рузасыз вакытларыннан әллә ни аерылмыйлар. Рузага кадәр нинди яман сүзләрдә булсалар (гайбәт, алдашу, кешеләр белән әрләшү), руза тотканда да шул сүзләрдән арына алмыйлар. Үзләре өстендәге бөек гыйбадәтнең рухын тоймыйлар. Бу нәрсәләр рузаны бозмаса да, әҗерен бик тә киметә. Бәлки, кемнәрнеңдер рузаларыннан савабы бөтенләй дә калмыйдыр.

Җәбир исемле сәхабә: “Әгәр ураза тотсаң, синең колагың да, күзең дә уразада булсын. Телең гайбәтләрдән тыелсын. Уразалы көнең уразасыз көнең белән бер булмасын”, – диде.

🙏Аллаһ безгә Үз рәхмәтендә булырга насыйп итсен.