Рамазан – намаз ае.


Намаз – шәһадәт кәлимәсеннән соң исламның икенче баганасы булып тора. Иман иясе изге айда әлеге гыйбадәтнең тәме аеручы сизә. Чөнки, рамазанның һәр киче мөселманнарны Аллаһ йортларына – мәчетләргә тәравих намазларына җыя.

Рамазанның көндезләре ураза гыйбадәте, кичләре тәравих намазлары белән кадерле. Шиксез, мөселманнарның мәчетләргә җыелышып, саф-саф булып гыйбадәт кылулары, Коръән укып, Коръән тыңлап хозурланулары Рамазан аеның зиннәте булып тора.

Әлбәттә, көне буе ашау-эчүдән тыелып, ниһаять авыз ачканнан соң, рәхәтләнеп ял итәсе урында, тизрәк мәчеткә намазда басып торырга ашыгу җиңел эшләрдән түгел. Әлхәмдүлилләһ, Аллаһ бәндәләренә әҗерне тиешеннән арттырып бирә.

Пәйгамбәребез: “Кем имам белән намазга кереп, имам киткәнче тора, аңа төне буе намазда тору әҗере языла”, – диде (Тирмизи риваяте).

Бервакыт, Аллаһының илчесе рамазан турында сөйләгәндә шундый сүзләр әйтә: “Рамазан аеның рузасын Аллаһ фарыз кылды, намазда кыям торулары сөннәт булды. Кем ул айны иман белән, Аллаһыдан савап өмет итеп руза тотса, намазларда торса, анасыннан туган сабый кебек гөнаһларыннан котылыр” (әнНәсаи риваяте).

Пәйгамбәребезнең хатыны Гаишә әйтүченчә: “Аллаһының илчесе төнге намазларында басып торганда, аның балтырлары шешә торган булган”. Гаишә аны кызганып: «Әй, Аллаһының илчесе! Син ник бу кадәр үзеңне азалыйсың. Аллаһы Тәгалә синең әүвәлге вә соңгы гөнаһларыңны да ярлыкады бит», – дигәч, пәйгамбәребез аңа: «Менә шуның өчен Аллаһка шөкер итәсе түгел мени?” – дип җавап кайтара.

Шиксез, тәравихта торганда аяклар ара, тәннәр загыйфьләнә. Әмма, дөньяның кыямнары белән Аллаһ кыямәт кыямын җиңеләйтә. Намазда басып торганда аякларыбыз арып китсә, шул көнне торасы кыямыбызны искә төшерик. Коръәндә әйтелгәнчә, Кыямәт көненең озынлыгы 50 мең ел булыр. Без 50 мең елны күз алдына китерү өчен нәрсә белән чагыштыра алабыз? Үзебез яшәгән 30-40-50 ел беләнме?

Сөбханәллаһ, өчкөнлек дөньяның кыска кыямнарын зурлаган өчен, Раббыбыз дәрәҗәбезне күтәрер, безнең өчен зур Кыямны җиңел кылыр.

Пәйгамбәребез: “Кыямәт көне – иман ияләре өчен өйлә белән икенде арасы кебек тиз үтәр”, – диде (Хәким риваяте).

Раббым безгә төнге намазларда басып торуларыбыз белән, Кыямәт көнендә булачак кыямнарыбызны җиңеләйтсә иде.