📌 Яшәвебезнең максаты!

Коръәндә Аллаһ Тәгалә әйтә:

“Мин җеннәрне һәм кешеләрне бары тик Миңа гына гыйбадәт кылсыннар өчен яралттым”.

📚(“Зәрият”,, 56).

Аллаһ Тәгалә безгә бу аяттә кешеләрнең бу дөньяда ни өчен яшәвен, ул кешеләрне нигә халык итүен, җиргә ни өчен шуның кадәр расулләр җибәрүен әйтә. Ул аларны бары тик бер максат белән генә яралткан: аның бер Үзенә генә гыйбадәт кылсыннар һәм Аны танысыннар, Аңа итагать итеп, әмерләренә буйсынып яшәсеннәр өчен. Әгәр дә кешеләр шушы аятьне аңлап, Раббыбыз Аллаһка буйсынып яшәсә, тыелганнарыннан тыелып, әмерләренә итагать итеп, ике дөнья бәхетенә дә ирешерләр иде. Бәхетсезлекнең төп сәбәбе менә шушы максатыбызны үтәп яшәмәүдәдер.