«Дөреслектә, эшләр ният белән генә бәяләнәләр. Һәр кешегә үзе ирешергә ниятләгән нәрсә генә булачак. Шулай итеп, Аллаһка һәм Аның Илчесенә һиҗрәт кылучы Аллаһка һәм Аның Илчесенә һиҗрәт кылачак. Дөнья максаты яки өйләнергә теләгән хатын-кыз өчен һиҗрәт кылучы үзе ниятләгән нәрсә өчен һиҗрәт кылачак». ( Бохари һәм Мөслим җыентыгы.)
Дөреслектә, бу хәдис – Исламның терәге дип аталучы хәдисләрнең берсе. Ул диннең нигезе һәм хөкемнәренең берсен үз эченә ала. Әбү Давыт әйткән: «Чынлыкта, эшләрнең нияткә карап бәяләнүе турындагы хәдис Исламның яртысын тәшкил итә. Чөнки дин яки ачык, яки яшерен була ала. Ачыгы – гамәл, яшерене – ният».
Имам Әхмәт һәм Шәфигый: «Эшләр нияткә карап билгеләнүе турындагы хәдис гыйлемнең өчтән берен тәш-кил итә. Чөнки бәндә нәрсәне булса да йөрәк, тел, әгъзалар ярдәмендә генә таба ала. Шулай итеп, йөрәктә барлыкка килә торган ният әлеге өлешнең берсе булып тора», – дип әйткәннәр.