📌Пәйгамбәребезнең (Аллаһның рәхмәте вә сәламе булсын) ⃣ васыяте 


Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйткән:
«Кайда гына булсаң да, Аллаһтан курык, начар эштән соң, аны сөртерлек яхшы гамәл кыл. Кешеләр белән мөнәсәбәтләрдә яхшы әхлаклы бул» 
📚(Тирмизи риваяте, сахихи хәдис).
Сөекле пәйгамбәребезнең (Аллаһның рәхмәте вә сәламе булсын) бу васыятендә безнең өчен өч мөһим нәрсә бар:
📝тәкъвалык, 
📝гөнаһлы гамәл кылсаң, озакка сузмый изгелек эшләү, 
📝күркәм холыклы булу.
Кая гына барсак та, тәкъвалыкны югалтырга ярамый, Аллаһ Тагәләдән беркая да качып булмавын истән чыгармаска кирәк. Кайбер кешеләр якыннары янында Аллаһтан куркучы тәкъвалы кеше булып яши, ягъни әти-әнисе, туганнары, дус-ишләре каршында үзен яхшы диндар кеше итеп күрсәтергә тырыша. Ә чит җирләрдә, монда мине берсе дә белми, дигән уй белән, шәһвәткә бирелә. Ни кызганыч, мондый күренешкә еш тап булырга туры килә. Пәйгамбәребез (Аллаһның рәхмәте вә сәламе булсын) шушы начар сыйфаттан арынырга чакыра: “Кайда гына булсаң да, Аллаһтан курык” . Якыннарыбыз күрмәсә дә, кайда гына булсак та, Аллаһ Тагәлә һәр эшебез, әйткән сүзебезне күреп-ишетеп тора. Аллаһтан куркып, гөнаһлы эштән читләшү – ул тәкъвалык була. Аллаһ Тагәлә Коръәндә күп кенә аятьләрдә безне тәкъвалыкка чакыра:
“Ий, мөэминнәр! Дөреслектә, без сезгә һәм сездән әүвәл булган китап әһелләренә әмер бирдек, васыять әйттек: “Аллаһ хөкемнәрен бозудан сакланыгыз, золым кылмагыз, Аллаһтан куркыгыз”
📚 (“Ән-Нисә”, 131);
“ Һәркем Аның хозурына кайтачак зат – Аллаһтан куркыгыз, Аның хөкемнәрен бозудан сакланыгыз!” 
📚(“Әл-Мәидә”, 96);
“Ий мөэминнәр, Аллаһтан куркыгыз, Аңа гөнаһлы булудан сакланыгыз” 
📚(“Әл-Хәшр”, 18).
Ә инде тәкъвалык җитеп бетмәү сәбәпле яки ялгышып кына гөнаһлы гамәл кылган очрак булганда, пәйгамбәребезнең (Аллаһның рәхмәте вә сәламе булсын) нәсыйхәте мондый: “Начар эштән соң, аны сөртерлек яхшы гамәл кыл”.
Әгәр ялгыш кына гайбәткә кереп кителсә, бу хакта искә төшерүгә, Аллаһтан гафу сорау һәм берәр изге гамәл кылып кую хәерле. Мәсәлән, мохтаҗ кешегә ярдәм итү. Чөнки изге гамәл кылу гөнаһларыбызның гафу ителүенә бер сәбәп булып тора.
Шушы ике сыйфат янына тагын берсен өсти пәйгамбәребез (Аллаһның рәхмәте вә сәламе булсын): кешеләр белән мөнәсәбәтләрдә яхшы әхлаклы булу. Әйе, бер җәмгыятьтә яшибез, шулай булгач, бер-беребез белән аралашырга туры килә.
Без, мөселманнар, динебезне яхшы яктан күрсәтергә тиеш. Моның өчен Ислам дине әдәпләрен үзебездә булдыру таләп ителә: ялганнан ерак тору, сүгенмәү, кешеләрне рәнҗетмәү, золымлык кылмау һәм башкалар. Яраткан пәйгамбәребез дә (Аллаһның рәхмәте вә сәламе булсын) шуңа чакыра бит, күркәм холыклы буларга өнди.
Раббыбыз Аллаһ шушы сыйфатларны үзебездә булдырырга тәүфыйк- һидәят бирсә иде, тәкъвалы булып, ә ялгышсак, хатаны күркәм гамәл белән төзәтеп, кешеләр белән әдәпле мөгәмәләдә яшәргә насыйп әйләсен иде. Әмин.