Изгелек кылу – яшәешнең максаты.

Аллаһ безне бу җиргә изгелек кылу өчен җибәрде. Гомерен изгелеккә багышлаган бәндәләренә бәхет-шатлыкларны вәгъдә итте. Аллаһ Тәгалә әйтте: “Әгәр кеше, ирме ул, хатынмы, иманлы булып изгелек кылса, аны күркәм тормыш белән яшәтербез. Ахыр нәтиҗәләрен дә иң игелекле эшләре буенча бирербез” (Бал корты, 97 )