Яңа китап: «Намаз – иң әһәмиятле гыйбадәт»

🎉 Яңа китабыбыз чыкты 🤲
«Намаз – иң әһәмиятле гыйбадәт» – Раил Фәйзрахмановның яңа китабы. Моңа кадәр аның төрле елларда «Тәрбияле бала», «Файдалы сүзләр», «Вәгазь. Нәсыйхәтләр», «Рамазан ае дәресләре», «Әл-Гасыр» сүрәсенең тәфсире…», «Һәр көнгә һәм һәркемгә файдалы вәгазь-нәсыйхәтләр» дигән китаплары дөнья күргән иде.
Авторның бу яңа китабы да дин-исламны үз яшәү рәвеше итәргә омтылган һәркем өчен файдалы булыр. Китапта урын алган нәсыйхәтләр, мөселман тормышында көндәлек даими гыйбадәт булган намаз, аның әһәмияте, аның өчен тиешле әҗер-саваплар турында укып, һәр кеше үз күңелен иман нуры белән нурландырыр. Тормыштан алынган мисаллар белән тулыландырылган, Коръән аятьләре һәм сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ хәдисләре белән ныгытылган нәсыйхәтләр һәркемнең күңеленә юл табыр.
Намазга басу вакытын һаман кичектереп килүчеләр өчен «Намаз – иң әһәмиятле гыйбадәт» китабындагы вәгазьләр аеруча үтемле булыр. Ялкаулык, иренү, ваемсызлык кебек, адәм баласын һич тә бизәми торган сыйфатлардан арынуда һәм намазларны ихласлык белән күңел биреп укуда бу китапның бик күпләргә ярдәме тияр дип өметләнә автор.
Китапны Казаннан “Ихлас” @ihlas_kazan кибетеннән алаласыз (Парижская коммуна 19) яки “МуслимМаркет” исемле интернет кибетеннән https://musmart.online