✨ Остазыңа һәм шәкертеңә дога кылырга онытма!

✅ Әбү Хәнифә хәзрәтләре: “Остазым Хәммәтнең вафатыннан соң һәр намазым соңында  ата-анам һәм аның өчен истигъфар кылмыйча калмадым”, – диде.

✅ Әбү Хәнифәнең шәкерте Әбү Йосыф хәзрәтләре: “Мин ата-анамнан да алда Әбү Хәнифә өчен дога кылам”, – диде. (Имам Нәвәвинең “ТәһзибүльӘсмәи вәллүгат” китабыннан).

✅ Имам Әхмәт: “Утыз ел эчендә Шәфигый өчен изге дога һәм истигъфар кылмыйча йокларга ятмадым”, – дигән (Имам Зәһәбинең “әсСияр” китабыннан).

✅ Кадерле дустым, әгәр остаз булсаң, синнән гыйлем алучы шәкертләрең өчен, әгәр шәкерт булсаң, сиңа аң-белем биргән остазларың өчен соңгы мәртәбә кайчан изге дога кылдың?