Пәйгамбәребезصلى الله عليه وسلم:
“Сез җитәкче булырга омтылачаксыз, әмма күпләр өчен бу Кыямәт көнендә үкенеч китерәчәк. Балага имчәкне биргәндә рәхәт булса да, тартып алганда авыр була” (Бохари риваяте).

“Үз вазифаларын тиешенчә башкара алырдай затлар өчен дини вә дөньяви дәрәҗәләргә ирешергә тырышу вә ирешү тыелган эш түгел, бәлки кайбер адәмнәр өчен бу эш тиеш һәм фарыз да булырга мөмкин. Әмма эшләр аңа терәлеп калмаганда җитәкче булудан саклану тиешле, иминлек шунда булыр”. Риза Фәхретдин. “ҖәвамигульКәлим шәрехе”, 97 хәдис. 1916 ел.

🙏 Ий, Раббым, булдыра алмастай эшләргә алынып, гөнаһка чумудан, хурлыкка калудан сакла.