Аллаһның яраткан колларыннан бул!

Аллаһ Раббыбызның яраткан колларыннан буласың килсә:
1. Изге эшләр эшлә.“Изгелекләр кылыгыз! Аллаһ изгелек кылучыларны ярата”(“Бәкара”: 195).
2. Гөнаһлы гамәлләреңне калдыр, тәүбәгә кил.“Аллаһ тәүбә итеп төзәлүчеләрне яратадыр”(“Бәкара”: 222).
3. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (саляллаһу галәйһи үәссәләм) сөннәтенә ияреп, аны үзең өчен иң яхшы үрнәк буларак танып яшә.“Ий Мөхәммәд, син аларга әйт: “Әгәр Аллаһны яратсагыз, миңа иярегез, миңа иярсәгез, Аллаһ та сезне яратыр”(“Гыймран”: 31).
4.Бөтен эшләреңдә дә Аллаһка тәвәккәл бул.“Аллаһ Үзенә тәвәккәл кылучыларны яратадыр”(“Гыймран”: 159).
5. Гадел бул. “Аллаһ гадел булучыларны яратадыр”(“Мәидә”: 42).
6.Тәкъва бул (ягъни Аллаһның әмерләренә буйсынып, тыелган эшләрдән ерак тор).“Аллаһ тәкъва булучыларны яратадыр”(“Тәүбә”: 7).

Раббыбыз Аллаһ, Үзенең шушы аятьләрен тормышыбызда кулланып, Аның яраткан мөселманнарыннан булырга насыйп әйләсә иде!

Раил Фәйзрахманов
@tatislam