Пәйгамбәребездән (صلي الله عليه وسلم) Гашура көнендә, ураза тотуның фазыйләте турында сорагач, “Үткән елдагы гөнаһларны гафу итә”дип җавап кайтарды.

Мөслим риваяте (2755).

Гашура көне – Мөхәррәм аеның 10 көне. Пайгамбәребез (صلي الله عليه وسلم) үзе бу көнне ураза тота торган булган һәм өмәттен дә шуңа чакырган. Быел Гашура көне 11 октябрь, сишәмбегә туры килә  Ләкин 10 һәм 11 октябрь көннәрендә ураза тотсак хәерлерәк.

Пәйгамбәребез (صلي الله عليه وسلم): “Икенче елга калсам , тугызы көнне ураза тотар идем”, – дигән.

Мөслим риваяте (2667)

Бу хәдистән чыгып галимнәр: “Бу ике көндә ураза тоту сөннәткә якынрак”, –  ди. Пәйгамбәребез (صلي الله عليه وسلم) үзе унысы тота торган булган һәм соңгы елында: “Тугызы тотар идем”, –  дип әйтеп калдырган.

Шушы Гашура көнендә ураза тотып, гөнаһларыбызның гафу ителүенә сәбәб була ала. Бу изгелектән мәхрүм калмыйк.