Һәр көннең максаты

Бүген максат кую, вакыт белән идарә итү, үз өстеңдә эшләү кебек сүзләрне бик еш ишетергә туры килә. Бу темаларга бик күп язалар, гыйлемлесе дә, гыйлемсезе дә интернет челтәрендә бик күп сөйли. Күбебез шул сүзләрне зур бер яңалык итеп кабул итә, өйрәнә. Әмма без яңалык итеп кабул иткән, авыз ачып тыңлаган бу сүзләр динебездә һич яңалык түгел.

 

Әйе, динебез тормышыбыз өчен җиңеллек чыганагы һәм алда әйтелгән тармакларны да ул үз эченә ала икән. Бүгенге көндә актуаль булган шул мәсьәләләргә дә инде күптән җавап бирелгән, алар безгә өйрәтелеп, мирас итеп калдырылган икән ләбаса!

 

Ислам динендә максат кую һәм шул максатларга омтылу мәсьәләсе хәдисләрдә чагылыш таба. Кайчан, нинди вакытта, нинди максатлар куярга икәнлеге хакында хәдисләрдән укып белергә мөмкин. Кешенең көндәлек максатлары белән бәйле булган бер хәдисне бәян кылып китәсем килә сезгә. Ул хәдис Ибн Мәҗәһ (925) хәдисләр җыентыгы китабында килә.

 

Пәйгамбәребез ﷺ һәр иртән Аллаһтан шушы доганы кылып сорарга кушкан: “Аллаһүммә инни әс-әлүкә гыйлмән нәфиган үә ризкан таййибән үә гамәлән мүтәкаббәлән!” Мәгънәсе: Йә, Аллаһ! Дөреслектә, мин Синнән файдалы гыйлем, хәләл ризык һәм кабул булган (изге) гамәл сорыйм.

 

Бу хәдис хакында төптәнрәк уйлансак, биредә бик күп файдалар бар. Беренчедән, бу доганы иртәнге вакытта кылу. Без беләбез: яңа көн иртә белән башлана һәм һәр кеше иртә белән бу көн өчен максатлар куя, кая барам, нәрсә эшлим, көнемне ничек үткәрәм.

 

Икенчедән, һәр мөселман көн саен үз алдына төп өч максатны куярга тиеш:

1.Файдалы гыйлем.

2. Хәләл ризык.

3. Кабул булган изге гамәлләр.

 

Әйе, көнеңне максат куеп башласаң, син сәфәргә компас, карта яки, заманча итеп әйтсәк, навигатор белән юлга чыккан кебек. Барасы җиреңә тиз арада уңайлы рәвештә барып җитәчәксең, чөнки картада, навигаторда кая борыласы, нинди җирдә туктап бензин салып була икәне — барысы да күрсәтелә. Ә инде шушы ярдәмчеләр булмаса, сәфәребез бик озак һәм бик михнәтле булыр иде. Әлеге хәдис тә безне максат куярга өйрәтә, алай гына да түгел, ничек итеп максат куясын да өйрәтә: үзеңә генә таянма, башта Аллаһ Тәгаләдән ярдәм сора, аннан соң гына сәбәпләргә кереш, ди. Көнеңне бар галәмнәрнең Хуҗасыннан, Идарә итүчесеннән ярдәм сорап башласаң, һичшиксез, бу көн файдалы һәм бәрәкәтле булачак.

 

Пәйгамбәребез ﷺ бар нәрсәдән дә алда файдалы гыйлем сорарга һәм аңа омтылырга кушты. Бар эшкә, хәтта сүзгә караганда да беренчерәк гыйлем кирәк. Чөнки гыйлемле булсак кына без кайсы кәсеб юллары хәләл, нинди керемнәрдән ерак торырга кирәклеген, нинди һөнәрләр рөхсәт ителгән, кайсылары белән акча табарга ярамаганлыгын беләчәкбез.Чөнки бит хәрам юл белән акча кәсеб итсәк, гаиләгә гөнаһлы мал кайтачак һәм гаиләнең бәрәкәтен иминлеген бетерәчәк, төрле авырулар, бәла-казалар белән сынала башлау ихтималы да зур. Ә инде әз булса да, ләкин хәләл юл белән акча тапсак, бу малда бәрәкәт, сөенеч булачак. Ә менә боларның барысын да аңлар өчен безгә гыйлем кирәк, гыйлем булмыйча, хәләлне хәрамнан аера алмабыз. Гыйлемсезлек сәбәпле нинди гамәл яхшы, изге, кайсысы гөнаһлы, начар икәнен дә аерып булмас. Шуңа без көн саен үз өстебездә эшләргә бурычлыбыз, көн саен файдалы гыйлем өйрәтә торган китаплар укырга яки видеодәресләр карарга кирәк. Көнебезнең бер өлешен гыйлемгә бүлеп бирергә кирәк. Гыйлем алмыйча, үсеш, алга китеш булмаячак. Тагын шунысы да бар: гыйлемнең була файдалысы, була икән файдасызы да. Аны да аера белергә кирәк. Берәр карак, аферист ничек кешеләрне алдаларга, ничек сиздермичә генә урларга дип дәрес биреп утыра икән, бу гыйлем булса да, файдасыз, хәтта гөнаһлы гыйлемнәр рәтенә керә, ахыр чиктә бу гыйлем бик күп кайгы-хәсрәт китерәчәк. Шуңа да ике дөнья бәхетенә илтә торган файдалы гыйлемгә генә омтылырга кирәк. Аллаһ сүзләрен Коръәнне һәм Пәйгамбәребез ﷺ Сөннәтен өйрәнү аеруча файдалы гыйлем, чөнки бу гыйлемдә тормышыбызга кирәкле бар гыйлем дә бар.

Көнебезнең икенче максаты – ул хәләл ризык табу һәм хәләл ризык белән генә туклану, кәсеб итү. Һәр кеше иртә белән эшкә китә, әмма бар арабызда шундыйлар, аларга акчаның нинди юл белән керүе барыбер, иң мөһиме ул керсен. Урлап алынганмы, кеше хакына кереп табылганмы, берәрсен рәнҗетеп алдалап кергән акчамы ул, аны бу кызыксындырмый. Гомумән, хәләл, хәрам төшенчәләрен ул белми дә һәм, ни кызганыч, белергә дә теләми. Ахыр чиктә иртәме-соңмы бу хәрам кәсебнең нәтиҗәләре күренә башлый, алда әйтелгәнчә, ул малның бәрәкәте булмауда чагылыш таба, бер-бер артлы сынаулар килә башлый.

 

Раббыбыз безгә хәләл ризык, хәләл мал белән генә тукланырга куша: “Ий, иман китерүчеләр! Без сезгә биргән пакь, хәләл ризыклардан гына ашагыз һәм Аллаһка шөкер итегез, әгәр Аңа гына гыйбадәт кылучы булсагыз!”Әл-Бәкара сүрәсе, 172 аять.

 

Акча табу юлыбыз хәләл булмаса, кергән малыбыз да хәрам булып, ул акчага алган ризык та ничек итеп хәләл була алсын. Ә мөселман кешесе өчен гаиләсен нинди ризык белән тәэмин итү бик тә мөһим.

 

Аллаһ Тәгалә дә Пәйгамбәребезне ﷺ Җир шарына барлык кешеләргә дә хәләлне хәрамнан, яхшыны яманнан аерырга өйрәтү өчен җибәрде: “Ул (Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ) аларны гөнаһлы эшләрдән тыяр һәм саваплы эшләргә өндәр, яхшы-пакь нәрсәләрне аларга хәләл кылыр, зарарлы-пычрак нәрсәләрне аларга хәрам кылыр” Әграф сүрәсе, 157 аять.

 

Шуңа да гаиләбезнең иминлеген, бәхетен саклап каласыбыз килсә, безгә гаиләбезгә хәрам ризык, хәрам акчалар алып кайтудан сак булырга кирәк.

 

Өченче максат – Аллаһ тарафыннан кабул ителгән изге гамәлләр. Әйе, Аллаһка ышанган һәр кеше көн дәвамында изгелекләр кылырга тырыша, чөнки изгелекләр кылу Аллаһка якынайта торган сәбәпләрнең берсе булып тора. Кемдер файдалы киңәше белән, кайберәүләр берәр мохтаҗ кеше турында ишетеп, аңа акчалата ярдәм күрсәтә, кемдер эш белән ярдәм итә. Чөнки ул белә: игелекле, хәерле гамәлләр кылу — тормышыбызның төп максаты.

 

“Ул үлемне һәм тереклекне бар кылды, сезне сынап карар өчен, кайсыларыгыз яхшырак гамәлле икәнлеген белер өчен” (Мүлк сүрәсе, 2 аять), – диде Аллаһ Тәгалә.

 

Фудайл ибн Гияд исемле галим бу аятьнең мәгънәсен тәфсир кылып: “Яхшы гамәл ул – ихлас һәм дөрес булганы. Ихласлыгы Аллаһ ризалыгы өчен һәм дөреслеге Пәйгамбәребез ﷺ Сөннәтенә туры килүе. Гамәл ихлас булып та, дөрес булмаса, кабул булмый, дөрес булып, ихлас булмаса, шулай ук кабул булмый”,- ди.

 

Яшәвебезнең максаты изгелек кылу булса да, аны эчкерсез күңел белән һәм дөрес итеп кылу да кирәк. Бүгенге көндә без гадәтләнеп барабыз берәр яхшылык эшләсәк, тизрәк аны бар дөньяга күрсәтәсе килә, төшерә, сөйли, яза башлыйбыз, күбрәк кеше күңелен яулыйсы килә. Ә чын-чынлап Раббыбыз ризалыгы өчен ихластан гамәл кылу кими бара. Берәр кешегә ярдәм кулы сузсак, аннан җавап итеп берәр нәрсә өмет итә башлыйбыз. Ә менә әҗер-савабын Аллаһ Тәгалә бирер, Кыямәт көнендә хәерле нәтиҗәсен күрермен, дип эшләү бик сирәк калебләрдә генә кала бара.

 

Һәр көнебезне Аллаһтан ярдәм сорап башлап, көн дәвамында файдалы гыйлем алсак, хәләл ризык белән тукланып, хәләл кәсеб кылып, игелекле гамәлләр эшләргә омтылсак, Аллаһ безне бөек дәрәҗәләргә күтәрер. Шуңа да бу максатларны көн саен үтәргә тырышып, ике дөньяда да зур уңышларга ирешергә насыйп әйләсә иде Раббыбыз. Әмин!

 

Раил Фәйзрахманов.