Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне фазыйләте

📌 Зул-хидҗә аеның фазыйләте.

Ибен Габбас (Аллаһ аннан риза булсын) сүзләреннән риваять ителә: Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәламе һәм рәхмәте булсын) әйтте:

“Изге гамәлләрне нинди генә көннәрдә кылсалар да, Аллаһ аларны бу көннәрдә кылуны күбрәк ярата (ягъни зул-хидҗә аеның беренче ун көне турында әйтелә)”

📚(Бухари риваяте).

 

Бу хәдис безне зул-хидҗә аеның беренче ун көнендә изге гамәлләрне күбрәк кылырга өнди, чөнки бу көннәрдә кылынган изгелекләрне башка көннәрнекенә караганда Аллаһ күбрәк ярата. Бу барлык изге гамәлләрне дә үз эченә ала: нәфел намазлар уку, нәфел уразалар тоту, сәдакалар бирү, Аллаһны күп итеп зикер итү, күп итеп Коръән уку, туганлык җепләрен ныгыту, әти-әнигә изгелекләр эшләү, кешеләргә карата яхшы гамәлләр кылу һ.б. Бу мөбарәк көннәрдән гафил булмыйк, кардәшләрем, ялкаулыкны җиңеп, изгелекне күбрәк кылырга тырышыйк.