Безнең халыкта элегерәк күмәкләшеп эшләү йоласы бар иде. Туганнар белән җыелышып өй юулар, бәрәңге утырту яки алу дисеңме, каз өмәсе, печән кайтса, күршеләр, якын-тирә белән бергәләшеп печән ташулар…
Чакырып та торасы юк иде хәтта, “шул көнне шуны-шуны эшләргә ниятлибез” дигән сүз җитә, барысы да билгеләнгән көнгә килеп җитәләр. Беркемне дә чакырып, ялынып йөрисе юк иде. Кызганыч, авылның бу гадәте үткәндә генә калды, инде югалтып бетердек, дисәк тә була. Ә менә әлеге күркәм гадәтнең нигезе динебезгә барып тоташканлыгын белә идегезме? Моны ата-бабаларыбыз бик яхшы белгән, белеп кенә калмаган, ә гамәлдә дә кулланганнар.
Пәйгамбәребез ﷺ : “Кеше кардәшенә ярдәм итүне туктатмаса, Аллаһ шул кешегә ярдәм итүдән туктамаячак”, – дип әйткән (Мөслим риваяте).
Карагыз, безне игелекле гамәлләр кылырга өнди торган, бер-беребезгә ярдәмгә килергә этәрә торган нинди күркәм хәдис! Берәр кардәшебезгә, күрешебезгә яки туганыбызга ярдәм итсәк, без аңа файда китердек, дип уйлыйбыз. Әйе, әлбәттә, бу шулай, моны инкарь итеп булмый. Әмма икенче яктан карасак, ярдәм күсәтүче, беренче чиратта, үзенә күбрәк файда китерә икән ләбаса! Ничек итепме? Беренчедән, ихлас күңелдән эшләсә, ярдәм итсә, әҗер-саваплы була; ә икенчедән, хәдистә әйтелгәнчә, “Аллаһ шул кешегә ярдәм итүдән туктамаячак”, ягъни башкаларга күбрәк ярдәм иткән саен Аллаһ тәгалә бу кешенең үзенә дә ярдәм итеп торачак.
Шулай булгач, безгә үзебездә башкаларга ярдәм итү, киң күңеллелек, кешелеклелек кебек хәерле сыйфатлар булдырырга һәм борынгыдан килгән күркәм йолаларыбызны торгыза башларга кирәктер.
Раббыбыз бер-беребезгә файдалы булып, авыр вакытларда ярдәм кулы сузып яшәргә барчабызга да тәүфыйк бирсә иде.