Тормышыбызның максат-мәгънәсе турында уйлансагыз, аңа җавапны Коръәннең “Мөлек” сүрәсенең 2нче аятеннән табарсыз:
“Ул үлемне һәм тереклекне бар итте, сезне сынап карар өчен, кайсыларыгыз яхшырак гамәлле икәнлеген белер өчен”.
Бу аятьтән күренгәнчә, кеше өчен изге гамәлләр дә сынау булып тора, ягъни аларны ихластан Аллаһы ризалыгы өчен кылуыбыз белән. Иртән күзләрне ачуга: «Мин бүген кешелек дөньясына нинди файда китерәчәкмен, милләтем, динем алга китсен өчен, нинди изге гамәлләр кылачакмын», – дип уйларга тиешбез. Йокларга яткач та: «Үз алдыма куйган максатка ирештемме, миннән бүген кешеләргә файда булдымы? Һәм болар барысы да ихластан, Раббыбыз ризалыгы өчен генә эшләндеме? Гомумән, Аллаһы риза булган хәерле эшләр эшләдемме? Без бит ашап-эчеп, йоклар һәм күңел ачар өчен генә килмәдек, ә шушы бөек максат өчен бар ителдек, һәм без моңа омтылабызмы», – дип, үткән көнгә хисап ясарга кирәк.
Раил Фәйзрахманов. Балык Бистәсе, Тәберде-Чаллысы мәчете мөгаллиме.