Вәгъдә кылсаң, вафа кыл

Әйткән сүзебездә тору, биргән вәгъдәләребезне үтәү – кешелеклелек сыйфатларының иң югары күрсәткече, дип әйтсәк, бер дә ялгыш булмас. Кешенең абруен күтәрә торган һәм халык арасында «ышанычлы кеше» булырга ярдәм итә торган сыйфатларның берсе ул. Бигрәк тә, килешүне үтәмәгән, әйткән сүзендә тора алмаган кешеләр арта барган безнең чорда бу турыда искә төшереп китү үтә дә мөһим.

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Вәгъдәләрегезне үтәгез, чөнки вәгъдә ителгән нәрсә өчен соралачаксыз», – дип әйтә («Исра» сүрәсе, 34нче аять).

Икенче бер аятьтә дә Раббыбыз әйткән сүздә торырга, килешүләрне үтәргә әмер итә:

«Йә, иман китергәннәр, вәгъдәләрегезне үтәгез!»

«Мәидә» сүрәсе, 1нче аять.

Бу аятьләр мөселман кешесенең үзе әйткән сүзләргә, биргән вәгъдәләренә бик җитди карарга тиешлеген ассызыклый. Шуңа да берәр кешегә берәр эшне эшлим, дип вәгъдә итсәк, ничек кенә булса да аны үтәргә тырышыйк. Әгәр авырып китсәк яки башка җитди сәбәпләр булса, ул вакытта гафу сорап, хәлне аңлатырга кирәк. Алайса, әйткән сүзләребезгә бик җиңел карый башладык. Шушы срокка эшләп бетерәм, дип антлар бирә-бирә эшкә тотыналар да, эшнең нәтиҗәсе дә юк, шалтыратып кисәтү дә юк, әле үзең элемтәгә чыгарга теләсәң, телефонны да алмый интектерәләр.

Тагын бер мисал китерәсем килә: әҗәткә акча биреп торганда бер айга гына, дип ышандыра-ышандыра алучылар бер ай үткәч юкка чыгалар. Акча да юк, шалтыратып гафу үтенеп, «кичектереп торыйк әле, мөмкинлегем юк бит…» дип, вәгъдәсен ни өчен үтәмәгәнлеген аңлату да юк. Әгәр кайчан кайтарасың дип шалтыратып сорасаң, шундый коры, дорфа сөйләшә, әйтерсең, аның кесәсенә кереп, аның акчасын аласың.

Сәүдә эшендә дә мондый хәлләр еш очрый. Берәр сатучы белән товарны төгәл вакытка китерергә дип, килешү төзисең, әмма ул вакытына китерми, товар син сораган кадәре дә булмаска мөмкин, ә кайвакыт сыйфаты да син таләп иткәнчә түгел. Мондый хәлләр бер-ике генә булса, ярар инде, дип кул селтәр идең, әмма гел кабатланып тора бит!

Килешүләрне үтәү мәсьәләсенә шундый җиңел карый башладык ки, бернинди җаваплылык та юк сыман.

Әмма шул хакта да уйлансак иде: кеше арасында исемебезгә тап төшеп, ышанычны югалтып кына калмыйбыз бит. Иң мөһиме, биргән вәгъдәләребез өчен Аллаһы Тәгалә каршында җавап тотасыбыз булачак. Әгәр дә без иман китергән булсак, аятьләрдә бәян ителгәнчә, анысын да онытырга ярамый.

Шуңа да, кардәшләрем, дустыбызга яки танышыбызга вәгъдә бирер алдыннан төптән улыйк: бу эшне эшли аламмы, билгеләнгән вакытка килеп җитәмме, эшне төгәл билгеләнгән вакытка тәмам итәргә өлгерәмме? Көчебездән килмәсә, җаебызга туры килеп бетмәсә, вәгъдәләр бирергә ашыкмыйк.

Халкыбызда да шундый әйтем бар бит: «Вәгъдә кылсаң, вафа кыл», ягъни вәгъдә бирсәң, әйткән сүзеңдә тор, бурычыңны үтә. Сүз тотмас кешеләрдән булмыйк, андый сыйфаттан ераклашыйк, шул вакытта халык арасында «ышанычлы кеше» дигән яхшы атыбыз булыр.

Коръәни Кәримнең «Саф» сүрәсендәге 2нче, 3нче аятьләрдә әйтелгәнчә, «И-и, иман китерүчеләр! Ни өчен сез үзегез эшләмәгәнне сөйлисез? Сез сөйләп эшләмәгән нәрсә Аллаһының ачуын китерә». Шуны онытмыйк, һәрчак истә тотыйк.

Раил хәзрәт Фәйзрахманов.

@tatislam