Гөнаһ кылган саен калеб тә карала

Тәнебезнең иң мөһим әгъзасы – калеб.  Ул сәламәт булса,  гамәлләребез    дә төзек,  дөрес булыр.  Әгәр дә инде   калебебез авыру булса,  мондый калебнең гамәлләре    дә  бозык булып,  гөнаһлы эшләргә,   шәһвәткә бирелер.  Бу урында, дәлил итеп, сөекле Пәйгамбәребезнең  (Аллаһның аңа сәламе вә рәхмәте булсын) бер хәдисен китерәм: «Дөреслектә, кеше тәнендә бер ит кисәге бар. Әгәр ул сәламәт (төзек) булса,   бөтен тән   дә сәламәт (төзек) булыр. Әгәр   дә  ул бозык булса, бөтен тән   дә  яраксызга чыгар. Ул ит кисәге – калеб (йөрәк)» (Бухари риваяте).

Калеб ул ак күлмәк кебек. Өстеңә ак күлмәк кигәч, аны пычратудан сакланасың.  Әгәр дә күлмәгеңнең ак төстә икәнен онытып, тузанлы эскәмиягә утырсаң, яки бәрәңге тулы капчык күтәрсәң, яисә башка тузанлы эшкә тотынсаң,  ул  мизгел эчендә пычраначак.  Шуның шикелле, кешенең калебе дә, ул үзе  гөнаһ кылган саен карала, пычрана бара. Әгәр дә  инде гөнаһ кылудан туктамаса,  һаман  да  шул  яманлыгын дәвам  итсә, аның калебе тәмам   каралып  бетәчәк.  Андый калеб хаклыкны кабул итми башлаячак,  изге гамәлләр кылырга да  омтылмаячак.  Ә   хаклыкны кабул итмәгән,  изгелеккә омтылмаган  калеб  белән бу дөньяда  да, ахирәттә дә бәхеткә ирешеп булмаячак.

Каралган, керләнгән ак күлмәкне кеше һәрдаим юып, чистартып тора.  Шуның  кебек үк,  кылган гөнаһларыбыздан тәүбә итеп, Аллаһыдан гафу сорап истигфарлар кылып һәм яхшы гамәлләребез аша һәрвакыт калебебезне чистартып торырга омтылсак иде….