Үз-узеңне һәлакәткә ташлама.

Барча галәмнәрне юктан бар кылып тәрбияләп, нигъмәтләп торучы ике дөньяның да хуҗасы булган Раббыбыз Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә һәрбер мактау олуглауларыбыз булса иде. Ошбу дөнья йортына рәхмәт кылып җибәрелмеш пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламгә күңел түрләреннән чыккан салават сәламнәребез ирешсә иде, аның юлыннан ияреп соңгы көннәренә хәтле дин Ислам белән яшәп үткән сәхабәләренә, табигыйннәренә һәм барча мөселманнарга кыямәт көненә хәтле иярүчеләргә догаларыбыз булсын.
Аллаһы Тәгалә безне ошбу дөнья йортына бер Үзенә генә гыйбадәт кылып яшәр өчен юктан бар кылды. Раббыбызның китабы Коръән Кәримнең Әз-Зәрият сурәсенең 56 аятен укысак без моның чыннан да шулай икәнлегенә инанырбыз. Раббыбыз: “Мин җеннәрне дә, кешеләрне дә Үземә гыйбадәт кылудан башка нәрсә өчен бар кылмадым”, – ди. Менә Раббыбызның безгә җавабы. Ә күпчелек кешеләр бит ошбу дөньяда ни өчен яшәгәннәрен аңламый. Фәкать материаль күзгә күренә торган дөньяны фани дөньяны гына кайгырта, әмма рухият буш, сай. Кеше үзенә тынычлыкны дөрес җирдән, дөрес нәрсәдән эзләми. Күпчелеге диярлек шатлык килсә дә шешәгә ябыша, кайгы килсә дә аннан чыгу юлын шешә төбеннән эзли. Бәхетле булуны рюмка күтәреп сорый. Ә кайберәүләре исә акча җыю, мал туплау белән мәшгуль. Мал өчен акча өчен дуслаша яки дошманлаша икән бел бу бәндә дөньяга табына. Ә үзенең бердәнбер Раббысын Аллаһны олугламыйча аңа гыйбадәт кылмыйча көннәрен-төннәрен мәгънәсезлекләрдә үткәрә. Ярдәмне файданы аңа файда да зарар да китерә алмый торган нәрсәләрдән өмет итә шуларга ышана. Раббыбыз: “Бер Үземә гыйбадәт кылсыннар өчен яралттым”,-ди бит.

Ә нәрсә соң ул гыйбадәт. Гыйбатнең турыдан-туры мәгънәсе Аллаһка коллык итү дигән сүз. Коллык дигән сүз тарих китабындагы бернинди хокуклары булмаган көн-төн изүдә булган коллар хакында түгел. Ә бәлки галәмнең Раббысы Аллаһка буйсыну, итагать кылу. Ул боерган әмерләрне, фарызларын үтәү. Ул тыйганнардан, хәрамнардан тыелу. Безнең иң төп максатыбыз Аллаһны гыйбадәттә берләү. Без Ләә иләәһә ИлләАллааһ Мүхәммәдүррасүлүллааһ дип – иман китердек. Моның мәгънәсе Аллаһыдан башка табынырга гыйбадәт кылырга лаеклы башка затлар юк, Мүхәммәд Аллааһның илчесе. Димәк без табынырга без гыйбадәт кылырга лаеклы Зат – Аллаһ. Безнең намазларыбыз, корбаннарыбыз, уразаларыбыз, зәкәт-хаҗларыбыз, әйткән нәзерләребез Аллаһ өчен генә. Бер Үзенә генә.
Безнең бу дөньяга килүебезне Аллаһ Раббыбыз теләде. Безнең җаннарыбызны Раббыбыз җир күкләрне бар иткәнче бар кылды һәм алардан “Мин сезнең Раббыгыз түгел мени”, – дип сорады. Җаннар: “Әлбәттә син безнең Раббыбыз” , – диделәр. Гомер Аллаһыдан бирелгән бүләк. Һәрбер бәндәгә үзенә тиешле насыйп гомере бирелде. Шул гомерне Аллаһ разый булырлык итеп яшәп үткәрү безнең бурычыбыз. Аллаһ безгә җанны, тәнне чиста пакъ хәлдә бирде: без аны шул хәлендә Аллаһка кайтарырга тиешбез.
Кызганычка каршы соңгы вакытларда адәм балаларының үз-үзләренә кул салу очраклары ешаеп китте. Нәрсә бу? Әллә бәндәләр шул рәвешле проблемаларыннан котылабыз дип уйлыйлармы? Ни өчен соң адәм баласы Аллаһыдан бирелгән бүләкне атып бәрә? Бит Раббыбыз Ниса сурәсенең 29 аятендә “Үз-үзегезне үтермәгез, чынлыкта Аллаһы Тәгалә сезгә карата бик рәхимле Зат”, – ди. Бу дөнья йорты вакытлыча яшәү урыны икәнен онытмыйк. Әмма ахирәт киләсе тормышыбыз мәңгелек. Менә шул мәңге яшәячәк тормышыбызның нәтиҗәсе фани тормышыбыздагы гамәлләребезгә карап булачак. Әгәр гомеребезне гыйбадәт кылып Аллаһка буйсыну итәгаттә үткәрсәк, ахирәтебездә җәннәт булачак. Әгәр Аллаһка карышып гыйбадәтсез яшәсәк ахирәтебез җәһәннәм булачак. Аллаһка сыгынам ул – җәһәннәмнән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам әйтте: “Әгәр кемдә кем үз-үзенә кул салам дип таудан ташланса җәһәннәмдә шулай газап кылыначак диде, анда мәңгегә калачак. Әгәр кемдә кем үз-үзен агу эчеп үтерсә җәһәннәмдә гел шулай агу эчеп газапланачак. Әгәр кемдә-кем үз-үзен кадап үтерсә җәһәннәмдә мәңге шулай газапланачак диде. (Әл-Бухари хәдис җыентыгыннан.)
Дөнья йортында килеп туган проблемалардан чыгу юлы бар. Бөек Раббыбыз Талак сурәсенең 2-3 аятләрендә: “Кем Аллаһыдан ихлас куркучы булса һәрбер авырлыктан чыгу юлын ачам һәм көтмәгән уйламаган җирдән ризыкландырам ди. Кем Аллаһка тапшырса бу аңарга җитәр”, -ди. Менә Раббыбызның вәгъдәсе. Ул безгә һәрбер авырлыктан чыгу юлларын ача. Мәгәр Аңа иман китереп кушканнарын үтәп тыйганнарыннан тыелып яшәү генә кирәк. Адәм балаларын Иблис алдап гел төшенкелеккә төшерергә тырыша, ялган вәгъдәләре белән гел упкынга өстери. Аллаһ Йәәсиин сурәсенең 60 аятендә әйтә: “Мин сезгә гаһед кылмадыммы һәм белдермәдемме шайтанга гыйбадәт кылмагыз, вә аның сүзе белән йөрмәгез, әлбәттә, ул сезгә ачык дошмандыр”.

Кешенең төшенкелеккә бирелүенең сәбәбе: Раббысыннан ерак булуы, Аның дине белән яшәмәү. Киләчәк тормыш ахирәт хакында мәгълүмат булмау. Аллаһ Тәгалә Күк күкрәү сурәсенең 28 аятендә: “Әллә Аллаһны искә төшерү белән генә йөрәкләр тынычланмый мени?” –ди. Әййе чыннан да Аллаһны искә төшерү Аның хакында фикерләү Аннан ярдәм сорап Аның каршында түбәнсенү кешенең җанына тынычлык иңдерә.
Тормышта нинди генә авырлыклар килеп туса да мөхтәрәм җәмәгать чыгу юлын Аллаһтан сорыйк Аңа ялварыйк, – Әлбәттә Аллаһ безнең догаларыбызга җавап бирүче. Бит Ул безгә хәерлелек тели, начарлык авырлык теләми. Шәйтан вәсвәсәсенә бирелмик. Чөнки Үз-үзеңне үтерү Аллаһ каршында иң зур гөнаһлардан санала. Кеше үзен мәңгелек газапка дучар итә. Бу дөньядагы авырлыклар,тынычсызлык әрнү сыкраулар вакытлыча: иртәме соңмы барыбер бетә. Күк йөзе дә бит гел болытлар белән куерып тормый, иртәме соңмы барыбер кояш чыга. Безнең тормышыбыздагы мәшәкатьләр дә үтеп китәчәк. Аллаһ Инширах сурәсенең 6 аятендә: “Һәрбер авырлыктан соң җиңеллек”ди.
Рәмис Гарифуллин