Алтынчы дәрес: Ир вазыйфалары(2)

Дин буенча гаиләне ашату, киендерү, саулык-сәламәтлеген, яшәү урынын кайгырту ир вазыйфасы булып тора. Кыямәт көнендә Аллаһ бу вазыйфалар өчен иң элек ирдән сораячак.

Бер кеше пәйгамбәребез янына килеп: “Әй, Аллаһының илчесе, хатыннарыбызның өстебездә нинди хаклары бар?” – дип сорады. Пәйгамбәр аңа: “Үзең ашаганда аны ашат, үзең киенгәндә аны киендер. Беркайчан да йөзенә кулыңны күтәрмә. Аның өчен яман дога кылма, калдырсаң да(тәрбия йөзеннән аралашмый тору) өй эчендә генә калдыр”, – диде (Әбү Даут риваяте).

Ир-ат үзе өчен нәрсәне теләсә, хатыны өчен дә шуны сайларга тиеш. Үзен ничек кадерләсә, аны да шулай кадерләргә онытмасын. Мәсәлән, үзе затлы ризыклар ашап, хатынына яман ризык кайтармасын. Үзе матур киенеп, хатыны иске-москыга төренеп йөрмәсен. Бу исламның хатын-кызга булган хөрмәте, шәригатьнең гаделлеге. Узган гасырда  “ислам хатын-кызны кимсетә” – дип хатын-кызларга “тигез хокук” бирергә маташтылар. Тиз арада нәфис затны ир белән тигезләп куйдылар: авызына папирус каптырып, тракторга утыртып басуга кудылар, кулына чүкеч тоттырып заводларга җибәрделәр. Нәтиҗәдә, “йомшак күңелле” күпме ирләр хатыннарга хөрмәтле урын биреп, хәзер гаилә туйдыруны бөтенләй хатыннарына тапшырдылар. Бүген бер ялгызы гаилә арбасын тартып тәмам арыган күпме ханымнар көчле ир кул астында тыныч кына яшәрләр иде, кайтуына табыннарын хәзерләп, бизәнеп-ясанып, көләч йөз белән хуҗаларын каршы алырлар иде…

🍀Хатын – кыз, ир – ат.

Татарда хатынга сызык аша кыз дип өстиләр, бу хатын-кыз гел кызлар кебек калсын өчен, күрәсең.  Ләкин ирләргә “ир-егет” дип әдәби әсәрләрдә һәм сәхнәләрдә генә әйтәләр, безгә күбрәк “ат” дигән кушымтаны тагалар. Шуңа күрә муенына гаилә иярен кигән ир-ат, гаилә арбасын тартырга да тартырга тиеш. Аяк асты бозлавык булса да, юллар баткакка әйләнсә дә, тез башлары бәрелеп имгәнсә дә…  Менә шул вакытта ир заты чын ир һәм хуҗа була, андыйның башына таҗны да кидертергә мөмкин.

🍀Арбаны тартучы иргә сөенеч.

Гаилә арбасын тарту җиңел эш түгел, бигрәк тә арбадагыларның саны арткан саен. Ләкин бу урында күңелендә иманы булган, гаиләсенә ихласлык белән хезмәт итүче иргә зур сөенеч бар. Ирнең хәләл гаиләсе өчен кылган һәр хәләл хезмәте, маңгаеннан тамган һәр тир тамчысы изге садәкадан китә.

Пәйгамбәребез: “Динарны(алтын тәңкә) Аллаһ юлында тотырга була, кол азат итүдә, мескенгә садәка итеп бирергә һәм гаиләңә сарыф итәргә мөмкин. Иң саваплысы – гаиләңә тотылганы”, -диде (Мөслим риваяте).

Сөбханәллаһ, сөенегез ирләр. Үз гаиләңә кайткан һәр тиенең, бер литр сөтең дә, бер кг алмаң да, барысы садәкадан гына китү түгел, иң изге садәка була. Еш кына, гаилә чыгымнары күп булу сәбәпле күңелләр төшә. Әлбәттә, бу садәка артсын дип, икътисад-экономия ясамагыз, уңга сулга чәчегез, – дигәнне аңлатмый. Мөселман сәдакасын да акыл белән бирергә, артык саран да, исраф итүче дә булырга тиеш түгел. Аллаһы Тәгалә әйтте: “Малын тотканда исраф та итмиләр, саран да булмыйлар, бәлки урталыкны саклыйлар” (“Фуркан”, 67 аять).

Мөселман сакчыл булырга, әмма гаиләсе өчен тотканын ихлас күңел белән, сыкранмыйча чыгарырга тиеш. Мәчеткә яки мохтаҗларга садака биргәндә: “Эх, китте инде акчам”, – дип уфтанып бирсәң, ул садака булмый ич. Шуның кебек гаилә чыгымнары бер яктан күңелне тырмаса да, аларны күтәргәндә: “Үз гаиләм, үз балам өчен бирәм”, – дип, риза күңел белән бирсәң садакадан китә. Элгәре заманда яшәүче мөселманнар сөенеп гаиләсенә урманнан утынын,  коедан суын алып кайтканнар. Без исә газга, суга, электрга килгән түләү кәгазьләрен күреп артык сөенмәсәк тә, чыгарып биргәндә садәка нияте белән бирсәк, савабы да була, садәканың бәракәте дә кире үзеңә кайта.

Кызганыч, бүген ир исемен йөртүче күп затлар үз гаиләләрен матди яктан кайгырта алмыйлар. Замананы сүгәләр, тормыш авыр, хөкүмәт әшәке, патшалар гаепле… Әлбәттә, синең гаиләңне беренче чиратта патша да, хөкемәт тә кайгыртырга тиеш түгел.

Элгәре заманнарда хәзерге кебек уңайлы машинасы да, сәфәр чыгарга юлы да булмаган. Хәзерге кебек мең зар белән берне түгел, 6-7 бала үстергәннәр. Әбиләребезгә: зинһар, тагын берне генә тап инде, 400 мең акча бирер идек, дип тә әйтмәгәннәр… Аталар ат җигеп җир сөргәннәр, урман кисеп йорт күтәргәннәр, утын белән өй  җылытканнар. Әниләр мичкә ягып ипи салганнар, елгада кер чайкаганнар. Балага гипоалергенный памперсы да, җылы суы түгел, кидертергә ыштаны да булмаган…

Ий, Раббым, яшьләр өчен күркәм үрнәк булган әби-бабайларыбыздан разый бул, урыннарын җәннәттә кыл.  Әмин.😊