Күңелләр тынычлана…

Кайвакыт берәр сынау каршында калсаң яки хәл итүе авыр тоелган берәр мәсьәлә килеп чыкса, борчуга батасың. Үзеңне ничек тынычландырырга соң?

Борчылу, ничә яшьтә булуына карамастан, адәм баласына хас нәрсәдер инде ул. Хәтерләгез әле, мәктәптә укыган вакытта берәр контроль эштән начар билге алсак, ярышта яки олимпиадада җиңү яуламасак яки имтиханны бирә алмасак, кәеф төшә иде. Тормыш итә башлагач та, эше алга бармаса, гаиләсендә тынычлык булмаса, кешенең калебе сыкрана, төн йокысы кача.

Тормышның шундый мизгелләрен җиңел генә, йөрәккә артык якын алмыйча гына үткәреп җибәрергә ярдәм итә торган бер чара бар: ул – Аллаһыны зикер итү. «Рәгыд» («Күкрәү») сүрәсенең 28нче аятендә Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Кемнәр иман китерә, аларның калебләре (йөрәкләре, күңелләре) Аллаһны зикер итү белән тынычлана; күңелләр Аллаһны зикер итү белән тынычланмый мени?!» [13:28]

Әйе, бу һичшиксез шулай.

Борчуың булганда, кулыңа Коръән алып укый башласаң (ә Коръән уку – иң хәерле зикерләрнең берсе), өстәвенә, тәрҗемәсен дә карап барсаң, күңелләргә рәхәт булып китә, калеб тынычланып кала. Яныбызда ачып укырга Коръән китабы булмаса, яттан белгән сүрәләрне мәгънәләрен аңлап укысак, шулай ук бу дөньяның мәшәкатьләре онытылып тора. Бар нәрсә дә Аллаһтан икәненә һәм, ни генә булса да, ул халәтнең безгә хәерле икәненә ышануыбыз арта барачак. Боларның барысын да аңлап, истә тотып, куаныч табачакбыз. Шуңа да безнең белән нәрсә генә булмасын, Раббыбызны зикер итәргә ашыгыйк, йөрәкләрне Аллаһка бәйләп яшик, Ул безнең күңелләргә тынычлык, иминлек салыр.