Тормыштан тагын бер мисал китерик. Әти-әни баласын бик нык ярата һәм ул кешеләрдән ким-хур булмасын дип, 2-3 эштә эшләп, барлык ихтыяҗларын үтәргә тырыша, балага ул кадәр үк кыйммәтле телефон кирәк булмаса да, калган балалардан артта калмасын, алар ни әйтерләр дип, әҗәткә кереп булса да соңгы модель телефон сатып ала. Ашыйсы килгән, сораган ризыгын, киемен алып бирә. Үсә төшкәч, кешеләр табып, сөйләшеп, институтка укырга кертә. Аннан укып чыккач, бар җыйган акчасын, ә җитеп бетмәсә, дусларыннан әҗәткә сорап, яраткан баласын башлы-күзле итә, өйләндерә яки кияүгә бирә, зур итеп туйлар ясый. Аннан соң эшкә урнаштыра. Балалар үсеп җитеп олы тормышка аяк баскач, үз тормышлары белән яши башлагач, кайбер балалар үзләрен яратып, карап үстергән әти-әниләрен оныта башлыйлар. Кайтып хәлләрен белмиләр, шалтыратмыйлар да, имеш, эшләре күп, тормыш алып барасы бар, әти-әнигә вакыт юк, алар яшәгәнен яшәгән, хәзер безгә яшәргә вакыт. Кайбер имансызлар фатир, йорт кирәк дип, өлкәннәрне картлар йортына илтеп куялар яки урамга куып чыгаралар. Аллаһ Раббыбыз балаларыбызга һидәят, тәүфыйкъ бирсен, әти-әнисен хөрмәт итеп, яратып, туганлык җепләрен ныгытып яшәүче балалар бирсен безгә.
Ә баласы шундый рәхмәтсез булса, кылган яхшылыкка начарлык белән җавап кайтарса, ата-ана күңелендә ни булганын, аларның нинди рәнҗеш хисләре кичергәнен аңлыйсыздыр. Яраткан балаң синнән йөз чөерсә, син аңа кирәкми башласаң, хәлеңне дә белмәсә, ярдәме дә тимәсә… Барыбыз да балаларыбызның рәхмәтле булуын телибез, күпме тәрбия биреп, бар кирәк- ярагы белән тәэмин итеп әти-әни дә картлык көнендә шул изгелекнең бик азын гына булса да өмет итә. Ә киресе булса, бик авыр кайгыга бата. Рәнҗеп тә куярга мөмкин.
Аллаһ Тагәлә безгә карата әти-әниләребезгә караганда да күпкә рәхимлерәк, рәхмәтлерәк. Әти-әнине безгә кем бирә? Әти-әнигә дә, безгә дә ризыкны кем бирә? Безгә дә, әти-әнибезгә дә йөрергә аякларны, күрергә күзне кем биргән соң? Кемнең һавасын сулыйбыз? Кем биргән суларны эчәбез? Ә менә барыбызга да, әти-әниебезгә дә, үзебезгә дә шуның хәтле күп нигъмәтләр биргән Аллаһ Тагәлә кушканнарын үтибезме, ул әйткән әмерләрне тыңлыйбызмы? Әти-әниебез әйткән сүзләрне, алар кушкан әмерләрне үтәмәсәк, тәрбиясез булабыз, рәхмәтсез, шөкерсез балалар рәтенә керәбез. Ә менә Аллаһка гыйбадәт кылмасак, Ул кушканнарны үтәмәсәк, Ул тыйган гөнаһлардан тыелмасак, без дә шул шөкерсез балалар кебек булмыйбызмы соң? Биргән бихисап нигъмәтләре өчен намаз укып рәхмәтебезне белдермәсәк, биргән ризыкларына ураза тотып шөкер итмәсәк, без дә тәрбиясез бала кебек булмыйбызмы? Бу хакта бераз уйлансак иде. Әти-әни сүзеннән чыксак, сүзләрен тыңламасак, күңелебездә борчу хисләре туа. Ә менә Аллаһка итагатъ итмичә яшибез, Ул тыйган гөнаһлардан тыелмыйбыз, тик борчу, уфтану хисләрен бер дә кичермибез.
📚 Раил Фәйзрахмановның “Намаз иң әһәмиятле гыйбадәт” исемле китабыннан бер өзек.
@tatislam