Унынчы дәрес: Ир хаклары

Шиксез, гаилә тормышы белән яшәүче һәр хатын өстендә олуг бурыч – ир хакы тора. Алай гына да түгел, үлчәүнең бер ягына хатын өстендәге ир хакын куеп, икенче ягына ир өстендәге хатын хакын куйсаң, беренчесе авыррак килә.

Пәйгамбәребез: “Бер кешегә дә икенче кешегә сәҗдә кыларга ярамый. Әгәр берәүгә икенче кешегә сәҗдә кыларга яраса, хакы зур булу сәбәпле хатын-кызга иренә сәҗдә кыларга әмер итәр идем”, -диде (Имам Әхмәт риваяте).

Әлбәттә, һичкемгә Аллаһыдан башка затка сәҗдә кылу рөхсәт ителми. Пәйгамбәребез дә хатыннарга ирләренә сәҗдә кыларга кушмады. Әмма, ул шушы сүзе белән хатын өстендә торган ир хакының никадәр бөек икәнен аңлатты.

Хатынның иң зур вазыйфаларыннан – иренә итәгатьле булуы. Аллаһ хатын-кызның дөньядагы һәм ахыйрәттәге дәрәҗәсен, бәхетен иренә булган мөнәсәбәте белән бәйләде.

Җәннәтең һәм утың.

Бервакыт, пәйгамбәребез янына бер ханым килә. Пәйгамбәр аннан: “Синең ирең бармы?” – дип сорый. Ул: “Әйе”, – дип җавап бирә. Аллаһының илчесе: “Синең иреңә карата мөгамәләң ничек?” – дип сорый. Ул: “Мин аңа булган хезмәтемдә һәм итәгатемдә кимчелек китермәскә тырышам”, – ди. Шулвакыт, пәйгамбәребез аңа: “Иреңә булган мөнәсәбәтеңә игътибар бир, чөнки ул синең җәннәтең, ул синең җәһәннәмең”, – дип әйтә (Имам Әхмәт һәм әнНәсәи риваятьләре).

Уяу булыгыз, мөслимә кардәшләрем! Иренә итәгать кылуы хатын-кызны җәннәтле итсә, итәгатьсез булуы утка керүенә сәбәп була.

Әгәр үлем фәрештәсе килеп, ир белән хатынны аерса, һәм шулвакыт, ире хатыныннан разый калса, ул хатынның кайтасы урыны җәннәттер.

Өмме Сәләмә тапшырган хәдистә, пәйгамбәребез:“Кайсы гына хатын-кыз вафат булып, ире аннан разый булса, ул җәннәткә керер”, – диде (Ибн Мәҗәһ, Тирмизи риваятьләре).

Йә Раббым, хатын-кызларыбызга ирләре каршындагы бурычларын үтәүдә ярдәмче булсаң иде.