Икенче дәрес: Ураза тоту ашау-эчүдән тыелу гына түгел.

Ибн әл-Җәүзи әйтә: “Кешенең тәнендә нинди генә әгъза булмасын, аңа Рамазанда да, Рамазаннан тыш та ураза тоту тиешле. Тел уразасы: Аллаһыны искә алудан башка сүзләрне калдыру. Колак уразасы: яман нәрсәләрне тыңлаудан баш тарту. Күзләрнең уразасы: күзләрне хәрам булган нәрсәләрдән төшерү”.

Ибн әл-Җәүзинең сүзләренә карасак, кеше тәнендә булган һәр әгъзага ураза тоту тиешле. Аларның уразасы гөнаһ эшләрдән тыелу була. Тел гайбәт, ялган сөйләү, кеше арасын бозучы сүзләрдән ураза тота. Авыз хәрам ризыклардан, исерткеч кулланудан, тәмәке тартудан ураза тота. Колаклар Аллаһының ачуын китерә торган сүзләрне тыңлаудан ураза тота. Күзләр хәрам гаүрәтләрне күзләүдән тыела. Куллар кешеләрдән ришвәт алу, урлашу, гаепсезгә кешегә кул күтәрү кебек эшләрдән ураза тоталар. Карын үзенә Аллаһ хәрам кылган нәрсәләрне кертүдән ураза тота. Күңел кешеләр турында начар уйлау, аларны күралмау, дошманлык, комсызлык, көнчелек кебек афәтләрдән ураза тота.

Кем шушы уразаның хакыйкатен аңлый алмый, пәйгамбәрнең сүзе аңа юнәлгән: “Кайбер ураза тотучының уразасы, бәлки, ач тору гынадыр, төннәрен намаз укучы кайберәүләрнең намазы, бәлки, йокысыз калган төн генәдер”(Имам Әхмәд, Ибн Мәҗәһ).

Хәдиснең икенче риваятендә: “Күпме ураза тотучының уразасы кибегү генә, күпме кыям торучының кыямы йокысыз төн генә”, – дип әйтелә.

Имам Газали әлеге хәдистән чыгып әйтә:“Монда сүз хәрам ризыклар белән авыз ачучылар, гайбәт сөйләп, кеше ите белән ифтар кылучылар һәм гөнаһлардан тыелмаучылар турында бара”.

Газиз дусларым, уразалы көнебез уразасыз көнебез белән бер булмасын. Тоткан уразаларыбыз безнең төзәлүебезгә, пакьлануыбызга сәбәп булсын. Галимнәрнең шундый сүзләре бар: «Күпме рузалы – рузада түгел, күпме ашаучы (руза тотмаучы) – рузададыр».

Йә, Раббым, безне Үз җәннәтләреңә кертсәң иде, җәннәткә якынайтучы сүзләрдә һәм гамәлләрдә булырга язсаң иде.