Гашура көне уразасы

Гашура көне ул, кардәшем, Мөхәррәм аеның унынчы көне. Пәйгамбәребез ﷺ үзе бу көнне ураза тота торган булган һәм өмәттен дә шуңа чакырган.

Пәйгамбәребездән (Аллаһның аңа сәламе вә рәхмәте булсын) Гашура көнендә ураза тотуның фазыйләте турында сорагач, ул:

«Үткән елдагы гөнаһларны гафу итә», — дип җавап кайтарды.📚 Мөслим риваяте, 2755.

Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәламе вә рәхмәте булсын): «Икенче елга калсам, тугызы көнне дә ураза тотар идем», — дип тә әйткән. 📚 Мөслим риваяте, 2667.

Әлеге хәдистән чыгып, галимнәр: «Шушы ике көндә ураза тоту сөннәткә якынрак була», — диләр. Пәйгамбәребез ﷺ үзе уразаны унысы көнне тота торган булган, ә соңгы елында: «Тугызы да тотар идем», — дип әйтеп калдырган.

Гашура көнендә ураза тоту гөнаһларыбызның гафу ителүенә сәбәп була ала. Дусларым, бу изгелектән мәхрүм калмыйк, шушы ике көнне дә ураза тотып үткәрергә тырышыйк.

Быел Гашура уразасы 29 август шимбә көненә туры килә.