Яхшылык белән яманлык бертигез булырмы?

📌 “Яхшылык белән явызлык бертигез булмаслар чөнки яхшылыкта файда һәм савап бар, ә явызлыкта исә зарар һәм газап. Әгәр сиңа берәү явызлык кылса, син аңа җавап итеп яхшылык кыл ул кеше сиңа явызлыкны дошманлык белән кыладыр, әмма син сабыр ит һәм аның явызлыгына каршы һәрвакыт изгелек кыл, соңрак ул синдә явызлыкның юклыгын белеп, явызлык итүеннән туктар һәм тәүбә итеп, синнән гафу сорар, аннары бер-берегезгә якын дус булырсыз. Ләкин бу эшне һәр кеше эшли алмас, мәгәр көчле иманлы, чын сабыр мөэминнәр генә эшли алырлар, һәм явызлыкка каршы изгелек итү һәрбер кешегә бирелмәс, мәгәр олугъ бәхетле кешегә генә бирелер.

Раббыбыз әйткәнчә, моны күпләребез эшли алмас, дустым. Бу безнең нәфескә бик авыр, һәм тәрбиябез, холкыбыз да икенче төрле безнең. Әмма нык иманлы тәкъвалы мөэмин-мөселманнарның гына моны эшләргә көче җитәр.

🤲Шундыйлардан булсак иде!