Иң хәерлесе — тәүбә кылучы

Кайчакта онытылып яки хаталанып, я нәфескә буйсынып, начар, гөнаһлы эшләр кылабыз. Әйе, беребез дә фәрештә түгел, һәркем ялгыша, хатасыз бер адәм баласы да юктыр. Моны сөекле пәйгамбәребез дә ﷺ дәлилләде:

«Һәрбер Адәм баласы хаталы (ялгышучан), әмма шуларның иң хәерлесе – тәүбә кылучысы»,

– диде (Тирмизи риваяте).

Әгәр гөнаһлы гамәл кылсак, безгә вакытында туктарга һәм тәүбәгә килергә тырышырга кирәк. Чөнки бу – безне иң хәерле кешеләр төркеменә кертә торган гамәл.

Тәүбә ул гөнаһлы эштән туктау. Аллаһы Тәгалә Коръәндә тәүбәгә килеп гөнаһлар кылудан туктарга әмер итә:

«И-и, иман китерүчеләр! Аллаһыга ихлас тәүбә белән тәүбә итегез. Бәлки, Раббыгыз начар эшләрегезне кичерер һәм асларыннан елгалар агып торган җәннәтләргә кертер»

(«Тәхрим» сүрәсе, 8нче аять). Менә бу аятьтә Раббыбыз әйтә: «И-и, мөэминнәр, һәммәләрегез дә Аллаһыга тәүбә итегез! Бәлки, сез уңышка ирешерсез» («Нур» сүрәсе, 31нче аять).

Тәүбәне ничек дөрес кылырга? Аның нинди шартлары бар?

Һәр гамәлнең кагыйдәләре, шартлары бар. Шуның шикелле, тәүбә кылу тәртибен дә галимнәребез түбәндәгечә аңлатканнар.

Аның беренче шарты – ихласлык. Без, Аллаһ ризалыгы өчен, гөнаһ кылмаска бурычлы. Ягъни, Аллаһ тыйды, мин Аның әмеренә буйсынам, дип уйларга һәм һәрчак шуны итсә тотарга тиешбез. Безгә берәрсе: «Әгәр бу эшеңне тагын күрсәм, җәзага тартам», – дисә, куркып калабыз. Әмма бу әле тәүбә була алмый, чөнки син начар эшеңнән Аллаһ ризалыгы өчен түгел, ә кемнәндер курыкканга гына тыеласың.

Икенче шарты – ихлас күңелдән үкенү. «Нигә шундый авыр гөнаһ кылдым», – дип борчылу, үзеңне битәрләү. Аннан соң, Аллаһыдан гафу үтенү.

Өченче шарт – начар гамәл эшләүдән туктау. Үкенеп, истигъфарлар кылып та һаман бозык гамәлебезне эшләүдән туктамыйбыз икән, бу да тәүбәгә керми, чөнки тәүбәбез дөрес булсын өчен гөнаһлы гамәлне туктатырга кирәк.

Дүртенче шарт – башка бу гөнаһны беркайчан да эшләмим дигән нәтиҗәгә килү. Әйе, кеше алда санап үтелгән шартларны үти ала, ләкин күңеле белән дә башка бервакытта да ул гөнаһны кабатламаска дигән фикергә килергә тиеш.

Бишенче шарт – кеше хакына кергән очракта, аның ул хакын үзенә кайтарып бирү, гафу сорау. Мәсәлән, кешенең берәр нәрсәсен урлаган булсаң, аны үзенә бирү; берәр дустыңны рәнҗеткән булсаң, аннан гафу сорау.

Кайбер галимнәр гөнаһлы эштән соң берәр игелекле гамәл кылырга киңәш итә. Чөнки ул алдагы эшләгән бозыклыкны бетерергә, аннан арынырга бер сәбәп булырга мөмкин һәм моңа дәлил итеп пәйгамбәребезнең ﷺ хәдисен китерәләр:

«Кайда гына булсаң да, Аллаһыдан курык (тәкъва бул), начар, гөнаһлы эштән соң, аны бетерерлек (җуярлык) яхшы изге гамәл кыл»

(Тирмизи риваяте).

Шуңа да, алда санап кителгән шартларны үтәп, Аллаһыдан гафу сорап, тәүбәгә килсәк, тәһарәт алып намаз укысак, берәр мохтаҗга садака бирсәк яки башка төрле хәерле гамәл кылып куйсак, гөнаһларыбызның гафу ителүенә һәм тәүбәбезнең кабул булуына бик зур сәбәп кылган булырбыз. Әлбәттә, мөселман бәндәсе моңа кадәр белеп-белми кылган гөнаһын башка беркайчан да кабатламаска бурычлы. Шул чакта гына аның тәүбәсе кабуллардан булыр…

Раил Фәйзрахманов.