Хакыйкый көчлелек

Күбебезнең көч-куәткә ия танылган шәхес булып, калганнардан аерылып торасы килә. Кимчелекләребезне танырга да, башкаларга күрсәтергә һәм әйтергә дә һич теләмибез. Янәсе куәтлеләр рәтеннән төшереп калдырулары мөмкин.

Кайберәүләр шул көч-куәтен исбатлау өчен, спорт белән шөгыльләнә башлый. Җиңүләр яулап, үзенең көч-куәтен раслый. Әйе, спорт белән шөгыльләнү яхшы гамәл, бу безнең динебез тарафыннан да хуплана. Әмма шулай фикер йөртсәк тә, без уйлаганча, спортта югары күрсәткечләргә ирешеп яки көрәштә көч алышып җиңгән кеше генә әле хакыйкый көчле булып саналмый икән, ләбаса. Пәйгамбәребезнең бер хәдисенә юлыкканнан соң, мин әнә шундый фикергә килдем. Чып-чын көчле кеше дип, кемне әйтергә була соң? Пәйгамбәребез ﷺ : «Бик күпләрне җиңгән кеше көчле түгел, ә ачуы чыкканда үзен кулга алырга сәләтле булган кеше генә көчле», – дигән (Бохари һәм Мөслим риваяте).

Берәр иптәшең ачуыңны чыгарса, ә син аңа җавап итеп начар сүзләр әйтмичә, сүгенмичә, сукмыйча, үзеңне кулда тотып кала алсаң, менә бу гамәлең инде синең чынлыкта да чын көчле шәхес булуыңны күрсәтә. Әйе, моны эшләү авыр, хәтта мөмкин дә түгел кебек. Ачуны чыгарсалар, сүз әйтү генә түгел,  ул кешене сугып очрасы килә башлый. Ә шул вакытта ачуыңны тыеп, тыныч кына җавап кайтара алсаң, бу бәхәстән җиңүче булып чыгачаксың. Синең түземлегеңне күреп, «мин моңа акырдым-бакырдым, әйтмәгән сүзем калмады, ә ул тавыш күтәрмичә, тыныч кына үз фикерен аңлатты», дип гаҗәпләнәчәк тавыш чыгарган теге кеше. Соңрак дуслашып китүегез дә бик ихтимал. Раббыбыз Коръәндә дә шул хакта әйтә: «Әгәр сиңа берәү явызлык кылса, син аңа җавап итеп яхшылык кыл (ул кеше сиңа явызлыкны дошманлык белән кыладыр, әмма син сабыр ит һәм дә аның явызлыгына каршы һәрвакыт игелек ит, соңрак, ул синдә явызлыкның юклыгын белеп, явызлык итүеннән туктар һәм тәүбә итеп синнән гафу сорар), аннары бер-берегезгә якын дус булырсыз» («Фуссиләт» сүрәсе, 34нче аять). Үзебезне менә шушы аять һәм  хәдисләр белән гамәл кылырга  күнектерсәк, кешеләр белән яхшы мөгамәлә кылырга өйрәнсәк, без бик күп уңышларга ирешә алачакбыз. Шуңа да, үзебезне  ачулы вакытта тыелып калырга ияләник. Авыр булса да, үз өстебездә эшлик, чын мәгънәсендә һәрьяктан көчле кеше булу максатына ирешик.