Пәйгамбәрнең биш нәсихәте…

Әлеге вәгаземне яраткан пәйгамбәребезнең бер хәдисенә багышларга ниятләдем. Сөбханәллаһ, пәйгамбәребезнең сөйләгән сүзләре озын булмады, әмма аның һәр сүзендә тирән мәгънәләр, һәр нәсихәте эчендә кыйммәтле асылташлар ятты. Пәйгамбәребез мирас итеп калдырган шушы хәзинәләрне эзләгән, үз тормышында аның нәсихәтләрен кулланган һәркем дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле булыр.

Әбү Һүрайра тапшырган хәдистә, бервакыт, пәйгамбәребез(صلى الله عليه وسلم): “Кем миннән берничә нәсихәтне ала, аларны тормышка ашыра, яки кулланырдай кешеләргә өйрәтә?” – диде. Әбү Һүрайра: “Мин, Аллаһның илчесе”, – дип җавап бирде. Шулвакыт, пәйгамбәребез(صلى الله عليه وسلم): “Аллаһы Тәгаләнең хәрам иткән нәрсәләреннән саклан, иң гыйбадәтле кешеләрдән булырсың; Аллаһы Тәгалә үзеңә биргән нәрсәләргә риза бул, иң бай адәмнәрдән саналырсың; күршеңә гүзәл мөгамәлә кыл, иманлы булырсың; үзең өчен сөйгән нәрсәләрне башкалар өчен дә сөй, мөселман булырсың; күп көләргә гадәтләнмә, күп көлү калебне үтерә”, – диде (Әхмәт, Тирмизи җыентыкларыннан).
Әбү Һүрайра пәйгамбәрнең(صلى الله عليه وسلم) тәкъдименә беренче булып җавап биргәч, пәйгамбәр(صلى الله عليه وسلم) аның кулыннан тотты һәм шушы биш нәсихәтне бирде. Остазның дәрес алдыннан шәкертенең кулыннан тотуы, әйтәсе сүзләренең әһәмиятен күрсәтә.

1. “Аллаһы Тәгаләнең хәрам иткән нәрсәләреннән саклан…”
Аллаһының хәрамнары – Аның тыйган эшләрен кылу һәм кушканнарын калдыру. Һәр мөселманның иң беренче вазыйфасы Раббысы кушкан фарызларны үтәү, тыйганнарыннан тыелудыр. Коръән һәм пәйгамбәрнең(صلى الله عليه وسلم) хәдисләре безгә һәрбер хәрам нәрсәне җентекләп аңлатты, галимнәребез үз хезмәтләрендә җыйды.
Хәрамнар – төрле дәрәҗәдә.
Раббы хакы белән бәйле хәрамнар. Әлбәттә иң зур хәрамнар – үзеңне юктан бар итүче Раббың хакына кагыла. Аллаһка кагылган хәрамнарны да кешене көферлеккә чыгара һәм чыгармый торганнарга бүлергә була. Мөселманлыктан чыгара торган гөнаһка белә торып кергән кеше мөселман булудан туктый. Әгәр тәүбә итми вафат булса, мөселман хөкемендә җирләнми. Беркайчан да җәннәткә керми. Мондый төр гөнаһларга Аллаһының барлыгын, фәрештәләрне, китапларны, пәйгамбәрләрне, үлгәннән соң терелүне, җәннәт һәм җәһәннәмне инкярь итүләр керә.
Аллаһка ышанып та, Аннан башка затларны иляһ урынына кую, аларга табынулар, ягни ширек гөнаһы көферлек булып тора. Аллаһтан, пәйгамбәрдән, диннән мыскыллап көлүләр. Күрәзәчелек, сихерләр…
Кешене диннән чыгармаучы зур гөнаһларга намаз калдыру, саулыгы булып та Рамазан уразасын тотмау, мөмкинлеге булып та хаҗ кылмау, байлыгы булып та зәкятен чыгармау кебек эшләрне кертергә мөмкин. Намаз мәсьәләсенә килгәндә, галимнәр төрле карашларга бүленделәр. Хәнәфи галимнәре: “Әгәр кеше намаз уку бурычын танып, ниндидер сәбәпләр белән укымаса, гөнаһлы мөселман була”, – диделәр. Кайберәүләр: “Мин кеше үтермим, урласам да колхозныкын гына урлыйм. Кеше рәнҗетмим. Минем бер гөнаһым да юк”, – диләр. Кеше үтерү, урлашулар бәндәләр белән бәйле гөнаһлар. Кызганыч, күпләр үзен юктан бар кылучы, ризыкландырып, кайгыртып торучы Раббысының хакларын үтәмәүне гөнаһ дип тә күрмиләр. Исламның бар галимнәре бер тавыштан: Аллаһ кушкан биш намазны укымау – урлашудан, аракы эчүдән, зина кылудан, кеше рәнҗетүдән олырак гөнаһ, – диделәр. Чөнки, тегеләре адәмнәр, монысы Раббыңның хакы белән бәйле.
Хәрамнарның кайберләре адәмнәр хакы белән бәйле.
Кешенең җаны – хәрам, шуңа күрә кеше үтерү, кеше гомеренә зарар китерү, хәтта үз-үзеңә кул салу зур гөнаһ санала.
Кешенең мал-мөлкәте – хәрам. Шуңа Аллаһ урлашу, риба ашау (лихва), алдап сату кебек нәрсәләр тыелган.
Кешенең исем-дәрәҗәсе – хәрам. Зина кылу, гайбәт сөйләү, яла ягу, серләрне фаш итү, бер-береңә хыянәт кылулар хәрам.
Хайваннар хакы белән бәйле хәрамнар бар: асрамага хайван алып, аны ашатмасаң гөнаһка төшәсең. Хәдистә искә салынган песиен ачтан үтерүче хатын моңа дәлил булып тора.
Диндә янә шундый хикмәтле нәрсә бар: гөнаһка этәргеч сәбәпнең көче кимегән саен, аның гөнаһы арта. Мәсәлән: карт кешенең зина кылуы, яшь кешенең зинасы белән бер булмас. Тамагы тукның урлашуы, ач кешенең урлашуыннан олырак гөнаһ. Зәгыйфь колга алдашкан өчен бер төрле гөнаһ булса, патшага халкын алдаганы өчен гөнаһ күбрәк языла.
Шулай ук, кешенең синең каршыңда булган дәрәҗәсе зуррак булган саен, аның хакын үтәмәүнең гөнаһы да арта. Мәсәлән: гади кешене рәнҗетүгә карый, әти-әнине рәнҗетү күпкә куркынычрак. Пәйгамбәребез(صلى الله عليه وسلم): “Күрше хатыны белән зина кылу – башка ун хатын белән зина кылудан куркынычрак. Башка ун йорттан урлауның гөнаһы – бер мәртәбә күршеңнең йортыннан урлау гөнаһыннан җиңелрәк”, – диде.
Шиксез, иманы булган һәр кеше иң элек Раббысының тыйганнарыннан тыелып, Аның әмерләрен үтәргә тиеш. Шулвакыт, ул гыйбадәтнең иң бөек дәрәҗәләренә ирешер. Кайбер кешеләр үзләренчә, ниндидер изге эшләр кылырга тырышалар: кешеләргә ярдәм итәләр, сәдакалар бирәләр, мәчетләр салалар. Карап торсаң, бик юмарт һәм изге булып күренәләр. Әмма, шул ук кеше сәүдәсендә берсен алдый, икенчесен майлый, хаксызга кеше малына керә. Сөт сатучы су куша, бәрәңге сатучы эреләрен чиләкнең өстенә тутыра, машина сатучы төне буе спидометрын әйләндерә… Монда бабайларыбызның хикмәтле сүзе искә төшә: “Мең сум сәдака биргәнче, бер сум хәрам малдан саклан”, – дигәннәр алар.
Кайбер кешеләр бөтен кешеләргә ярдәм итәләр, ашлар җыялар, сәдакалар бирәләр, мәчетләр салалар, ә үз гаиләләрен карамыйлар. Мохтаҗларга сәдака бирү сөннәт (өстәмә саваплы) эш, әмма ир кешегә гаиләсен карау фарыз булып тора. Үз хатынын-баласын кайгыртмый башкаларны кайгырту – изгелек булмас. Ә кайбер кешеләр еш кына хаҗларга, ел саен гомрәгә йөриләр, шулай гөнаһларын юалар. Әмма күпме кешеләргә еллар буе әҗәтләрен кайтармыйча тилмертәләр. Өстәмә хаҗ, гомрә кылу – сөннәт эшләр, әмма әҗәтне түләү фарыз булып тора. Һәркем иң элек өстендәге фарызларын кайгыртсын, аннан өстәмә эшләргә күчсен.

2. Аллаһы Тәгалә үзеңә биргән нәрсәләргә риза бул, иң бай адәмнәрдән саналырсың…

      Үз насыйбыннан ризалык тапкан кеше – иң бәхетле адәмдер. Күңел ризалыгы – тормыш кояшының челләсеннән яшерә торган салкын күләгә кебек. Күпме кешеләр гомер буе кеше малына кызыгып, үзләренә килгән күпме нигъмәттән сукыр булып яшиләр. Кеше байлыгын күрү күңелдә көнчелек һәм дошманлык тудырса, үз кулыңдагысын күрә белү канәгатьлек һәм рәхмәтлелек булдыра. Канәгатьлек нигъмәтенә ирешмәгән кешегә күпме генә байлык өстәсәң дә, ул һәрвакыт фәкыйрь-мескен булып кала. Әгәр нәфесенә кол булган кешегә җир шарының яртысын бүлеп бирсәң, аның беренче соравы: “Ә икенче яртысы кемгә?” – була. Бөтен җирне кулына тоттырсаң, аның күзләре айга юнәлә.
Риза хәзрәт: “Аллаһы Тәгалә бүлеп биргән өлешкә риза булу, әлбәттә, зур байлык. “Канәгатьлек — бетмәс байлык”. “Юк, юк” дип зарланып, сукранып йөрүчеләр берәр әгъзаларына яки гаилә эчендәге кешеләргә бәла-каза килсә, шул вакытта үзләренең күпме нигъмәт эчендә булып та, кадерен белмәгәнлекләрен таныйлар вә үзләренең элек зарланып йөргәннәренә үкенәләр”.
Чыннан да, кайвакыт тормыштан зарланып йөрисең дә, Аллаһ башыңа шундый сынау биреп куя, ирексездән: кичәге тормышларым ничек рәхәт булган икән, – дип авырсулап куясың.
Әлбәттә, бу мөселман кешесе алга бармаска, тормышын яхшыртмаска, сәүдәсен киңәйтмәскә тиеш, дигән сүз түгел. Динебездә “булганына шөкер ит” дигән канун фәкыйрьлек-мескенлеккә чакырмый. “Югарыга карап фикер йөрт, аска карап шөкер ит”, – дигәннәр. Хәтта, атаның үз балаларына мирас калдырып, аларны мохтаҗлыктан азат итәргә тырышуы да мактаулы эш. Үзеннән соң бөтен байлыгын изгелек юлына калдырыйм дип килгән сәхабәгә, пәйгамбәребез өчтән бер өлешен генә бирергә, калганын балаларына калдырырга кушты һәм: “Синең өчен нәселеңне байлыкта калдыру, кеше кулына калдыруыңнан хәерлерәк”,– диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).
Чыннан да, тормышны яхшыртканда үзеңнән яхшырак яшәүчеләргә карыйсың, алар булдыра алганны мин булдыра алмыйм мени, – дип тә куясың. Әлхәмдүлилләһ, берәү тырышып галим булды, син аннан үрнәк алып, гыйлем эзлисең. Берәү гөрләтеп сәүдәсен алып бара, яхшы итеп гаиләсен яшәтә, туганнарына ярдәм итә, садакалар бирә, бу сине дә тырышырга этәрә, яңа эшләргә илһам бирә. Ә инде тырышканнан соң Раббың күпме бирсә, шуңа Аннан риза булып, чын күңелдән шөкер итәсең. Хәтта, башыңа проблема төшкәндә, синнән дә авыр хәлдәгеләргә карасаң, хәлләрең җиңеләеп китә, Раббыңа шөкер кылу җиңелрәк була. Пәйгамбәребез(صلى الله عليه وسلم): “Үзегездән түбән булганнарга карагыз, сездән өстен булганнарга карамагыз. Бу Аллаһының нигъмәтләрен кимсетмәскә ярдәм итә”, – диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).
Канәгатьлек – байлык һәм азатлык, канәгатьсезлек – мәңгелек фәкыйрьлек һәм коллыктыр.

3. “Күршеңә гүзәл мөгамәлә кыл, иманлы булырсың”…

        “Күрше хакы – Аллаһ хакы”, – дип халык заяга әйтмәгән. Иманлы кеше булу өчен күрше хакын белү һәм үтәү шарт. Пәйгамбәребезгә(صلى الله عليه وسلم) сабак бирергә килгәч, Җәбраиль фәрештә аңа күрше хакында бик күп нәсихәтләр бирә иде. Пәйгамбәребез: “Җәбраиль фәрештә миңа күрше хакында шулкадәр күп нәсихәтләр бирде, күршегә мирас бирәсе булыр дип уйлый башлаган идем”, – диде (Бохари һәм Мөслим җыентыкларыннан).
Пәйгамбәрнең(صلى الله عليه وسلم) сәхабәләре һәрвакыт күрше хакын үтәргә тырыштылар, хәтта күршенең башка диннән булуы да алар өчен күрше хакын зурлауга киртә булмады. Гомәрнең улы Габдуллаһ өенә кайтып, сарык суелганны күрде һәм: “Яһүд күршебезгә күчтәнәч керттегезме?” – дип сорады.
Монда янә бер кызык нәрсә бар: шәригатьтә бер кешегә карата өстебездә берничә хак торырга мөмкин. Мәсәлән: күршең мөселман булса, синең өстеңдә аның ике хакы тора: күрше һәм кардәш хакы. Әгәр ул туган булып чыкса, туган хакы өстәлә. Әгәр туганың да, кардәшең дә булмаса, өстеңдә барыбер күрше хакы кала.
Авылдан шәһәргә күчеп килгәч сәер нәрсәгә тап булдым: авылда бөтен кеше бер-берсен беләләр, әллә кайдан сәлам бирешәләр. Ә шәһәрдә бер авыл халкы бер йортта өелешеп яшиләр, әмма бер-берсен белмиләр дә, танымыйлар да. Ярый ла берничә ел элек бер күршебезнең торбасы тишелеп бөтенебезнең фатирларын су бастырды, төн уртасында барыбызны үзенең ишек төбенә җыеп таныштырды. Сөекле пәйгамбәребез(صلى الله عليه وسلم): “Шулпа пешерсәң суын күбрәк куш. Күршеңә дә кертәрсең”, – диде. Хатының коймак пешерә, ике калак онын күбрәк кушсын, шуннан чыккан өч коймакны балаларың күрше әбигә кертерләр. Кечкенәдән игелекле булырга өйрәнерләр. Берничә ел элек балалар белән күршедә торган рус әбисенә корбан итеннән күчтәнәч кертүне гадәткә керткән идек, хәзер әбинең гел тозлы гөмбәләрен һәм вәринҗәләрен ашап торабыз.
Булачак киленеңнең(яки кияүвеңнең) кем булуын белергә теләсәң, күршесеннән сора, – дигәннәр. Туган туганын сатмаска, яки белеп бетермәскә мөмкин. Ә күрше күпне белә, күпне күрә, кызның ничәдә йокысыннан торып чыкканын да, бакчада ниләр эшләгәнен дә сөйләргә мөмкин. Гомумән, пәйгамбәребез(صلى الله عليه وسلم): үзеңнең кем булуыңны да күршеңнән сора, – дигән. Пәйгамбәребез(صلى الله عليه وسلم) бер кешегә: “Изге адәм бул”, – диде. Ул: “Үземнем изге эштәме, әллә явыз эштәме икәнемне ничек белим?” – дип сорады.            Пәйгамбәр(صلى الله عليه وسلم): “Әгәр күршеләрең синең турында: Изгелек кылды, – дисәләр, димәк, син изгелек кылдың. Әгәр: “Яман эш кылды, – дисәләр, димәк, син яманлыкта”, – диде (Әхмәт, ибн Мәҗәһ риваятьләре).
Күрше хакына аңа игелек кылу һәм аның явызлыкларына сабыр итү дә керә. Риза хәзрәтләре: “Күрше кирәк яхшы вә кирәк усал булсын, аңа карата яхшы мөгамәләдә булу, “күрше хакы бар!” дип аның яманлык күрсәтүләренә күз йому, әлбәттә, иманлы булуның билгеседер”, – диде.

4. “…үзең өчен сөйгән нәрсәләрне башкалар өчен дә сөй, мөселман булырсың;
Гадәттә, кеше үзен ярата һәм үзе өчен гел яхшысын тели. Чөнки, һәр кешенең эчендә нәфес-нәпсе-МИН дигән зур зат утыра. Кеше ни генә кылмасын, кая гына бармасын, нәфеснең соравы бер: “Миңа моннан нәрсә була?” Күңеле керләнергә өлгермәгән сабыйга да ике алма сузсаң: берсе матур икенчесе черегән, ул үзе өчен яхшысын сайлый. Кешенең йөрәгендә булган иманы аның нәфесенә аркылы төшеп, үзенә теләгәнне башкаларга теләтә. Монсыз камил иман иясе булып булмый. Шуңа күрә пәйгамбәребез(صلى الله عليه وسلم): “Үзенә теләгәнне кардәшенә теләмичә, берегез дә чын иманлы булмассыз”, – диде (Бохари, Мөслим риваятьләре).
Иман иясе үзенә теләгәнне кардәшенә тели, үзенә теләмәгәнне кардәшенә дә теләми. Үзенә нәрсә биргәннәрен теләсә, кардәшенә дә шуны бирә. Башкаларның аңа карата яман эшләр кылуын теләмәгән кебек, башкаларны да үз яманлыкларыннан имин кыла.
Риза хәзрәт: “Бер кешегә карата нәрсәдер кылырга теләгән кеше, шул эшне иң элек үзенә үлчәп карасын. Әгәр үзе яратырлык булса, кешегә карата да кылсын, әгәр дә үзе яратмаслык булса, кешегә карата да яраклы күрмәсен”, – диде.

5. “…күп көләргә гадәтләнмә, күп көлү күңелне үтерә”…
Көлү һәм елау – Аллаһының нигъмәтләре. Әлбәттә, әлеге хәдистән: көлү – хәрам, көлмәгез! – дип аңларга ярамый. Һәркемгә, һәр эштә күркәм үрнәк булган пәйгамбәребез(صلى الله عليه وسلم) шат күңелле булды, ул үзенең сәхабәләре белән көлә, вакыты-вакыты белән шаяра да иде. Бервакыт, пәйгамбәр(صلى الله عليه وسلم) янына бер карт әби килә һәм: “Минем өчен җәннәт сорап дога кыл әле”, – ди. Пәйгамбәр(صلى الله عليه وسلم) аңа: “Карт әбиләр беркайчан да җәннәткә кермиләр”,- ди. Әлеге сүзләрне ишетеп әби елап җибәрә. Шулвакыт, пәйгамбәр (صلى الله عليه وسلم)көлеп, аның җәннәткә беркайчан да карт әби булып түгел, бәлки яшь кыз булып керәчәген әйтә (Тирмизи риваяте).
Пәйгамбәребезнең(صلى الله عليه وسلم) сәхабәләре дә үзара шаярышып, көлешеп яшәделәр. Корырак холкы белән танылган Гомәр дә гаиләсенә, хатыны-баласы янына кайтса сабый балага әйләнә торган булган. Гомәр: “Без урамда арысланнар булсак, өйдә куяннар булдык”, – диде. Бүген, күп “ирләр” өйдә арыслан булып йөрсәләр, урамга чыккач йомшак куянга әйләнәләр. Гомәр еш кына дуслары белән сөйләшеп утырганда илһамланып шигырьләр дә сөйләп алган. Көлгәндә утырган җиреннән артка егылып китә торган булган. Динебез безгә җимерек чырай, җыерылган каш белән, баш-аяк кайгыга чумып яшәргә кушмый. Киресенчә, пәйгамбәребез(صلى الله عليه وسلم) Аллаһдан кайгы һәм күңел төшенкелегеннән сакла, дип дога кыла торган булган.
Әмма һәр нәрсәнең үз тәртибе һәм чамасы булырга тиеш. Шәригать буенча, кешенең көлүе башка кешене мыскыл итүгә, кимсетүгә әйләнергә тиеш түгел. Пәйгамбәр(صلى الله عليه وسلم): “Кешегә мөселман кардәшен кимсетүе явызлык буларак җитә”, – диде (Мөслим риваяте).
Көлгәндә, шаярганда алдашырга ярамый. Күпләр шаярту белән алдашуны аерып тормыйлар. Соңыннан, мин шаярып кына әйттем бит, диләр. Пәйгамбәребез(صلى الله عليه وسلم) шаярды әмма алдамады. Еш кына берәр булган хәлне сөйләгәндә дә үзеңнән өстисе, бераз су кушасы килә. Пәйгамбәребез(صلى الله عليه وسلم): “Хәсрәт булсын кешеләрне көлдерү өчен ялган сөйләүчегә, хәсрәт аңа, хәсрәт аңа!” – диде (Әхмәт,Әбү Даут, Тирмизи…)
Табиблар көлүне файдалы диләр, әмма бик файдалы нәрсә дә күпкә китсә, ул зыянлыга әйләнә. Аллаһ биргән хәләл ризыклар да файдалы, тәнгә көч өсти, әмма артыгын ашасаң зарарлы, киресенчә, көчең китә. Йоклау тәнне ял иттерә, артыгы китсә баш авырта. Дару төймәсен чама белән эчкән, авырудан терелә, учы белән эчкән агулана. Риза хәзрәт: “Көлү сәламәтлек өчен файдалы дип әйтсәләр дә, күп булып китсә, килешми вә акылсызлык галәмәте була башлый. Күңел уяу вакытында адәм баласының күп көләргә яратмавы табигый”, – диде.
Бөтен тормышны уен-көлкегә әйләндерү дә дөрес түгел. Кайчак кешеләрдән бөтенләй җитдилек китә, бөтен очрашулар көлкегә, “иха-хай-миха-хайга” гына кайтып кала. Акыл иясе көләсе урында көлсен, әмма елыйсы урында көлү ахмаклык булып тора. Аллаһы Тәгалә ашау-эчүдә, йоклау, мал туплауда гына түгел, хәтта гыйбадәттә дә исраф итүне, чиктән ашуны тыйды. Әлбәттә, уен-көлке дә исрафка әйләнергә тиеш түгел. Гали ибн Әбү Талип: “Ашаганда ничек ризыкка тоз кушсаң, сөйләгәндә дә шулай көлке куш”, – дигән. Тоссыз ризыкның тәме булмаган кебек, уен-көлкесез тормышның яме юк. Әмма шулпага тозның артыгын салсаң да, ризыкның тәме китә.

        Раббым безгә сөекле пәйгамбәребезнең вәсыятьләрен ишетеп, аларны тормышыбызда кулланырга насыйп әйләсен. Безгә дөньяда да, ахыйрәт тә дә бәхет-сәгадәт бирсен.