Гыйлемгә омтылыгыз! Белмәсәгез, гыйлем әһелләреннән сорагыз

Әгәр мөселман кешесе Ислам динен аңларга тырышып гыйлемгә омтылса, бу кешегә Аллаһы Тәгаләнең бик зур нигъмәте бирелгән. Димәк, Аллаһы Тәгалә бу колына хәерлелек тели.

Бу сүзләргә Пәйгәмбәребезнең ﷺ хәдисе дәлил:

«Кемгә Аллаһы Тәгалә хәерлелек тели, шуңа диндә аңлау (төшенү) бирәчәк» (Бухари һәм Мөслим риваяте).

Ә динне аңлар өчен гыйлем алырга кирәклеген галимнәр дә искәртәләр. Гыйлем алмыйча, дин хөкемнәрен өйрәнмичә, нәрсәнең хәрәм, ә нәрсәнең хәләл икәнен ничек белербез соң? Нинди гамәлләрнең гөнаһлы саналганын һәм, шул сәбәпле, төрле проблемаларга дучар итүен дә, гыйлем алмыйча, берничек тә белеп булмый.

Кайсы гамәлләрне кылсак, Җәннәткә керәчәкбез? Аллаһыга, Пәйгәмбәребезгә ﷺ, әти-әниләребезгә, күршеләребезгә һәм, гомумән, бар тереклеккә карата нинди бурычларыбыз, хакларыбыз бар?

Сораулар күп. Ә аларның барысын да белер һәм дөрес итеп аңлар өчен, гыйлем җыюда тырышырга кирәк. Динебездә иң беренче иңгән аять тә гыйлем алырга чакыра һәм ул «Галәк» сүрәсенең беренче аяте булып, «Укы!» дип башлана.

Шуңа да мөселман кешесе һәрвакыт гыйлемгә омтылырга бурычлы. Гыйлемсез өммәтне дә, милләтне дә, динне дә алга җибәреп булмый. Көнебезнең күпмедер вакытын гыйлемгә багышларга, Коръән сүрәләрен ятлап мәгънәләренә төшенергә, гарәп телен өйрәнергә, гыйбадәт хөкемнәрен аңларга тырышыйк.

Бүгенге көндә төрле проблемаларга дучар булуыбызның сәбәбе наданлык аркасында — уйлап тормыйча, нидер эшләп куябыз, ә ул тыелган бик зур гөнаһлардан булып чыга. Шуның аркасында, малыбызның бәрәкәте, тормышның рәте китә, сәламәтлек какшый башлый. Ә аннан соң бик каты үкенәбез, тәүбә кылырга уйлыйбыз.

Тик ничек дөрес итеп тәүбә кылырга? Аның нинди шартлары бар? Монысы өчен дә гыйлем кирәк икән. Ә гыйлем алуның бер ысулы – белмәсәң, белгәннәрдән сорау. Нәрсәдер эшләргә җыенсак, ул эшнең хәерлеме-юкмы икәнен белми торып, ашыгырга ярамый. Башта гыйлем әһелләреннән белешик.

Чөнки моны безгә Аллаһы Тәгалә әмер итте:

«Әгәр сез белмәсәгез, белүчеләрдән (гыйлем ияләреннән) сорагыз» («ән-Нәхел» сүрәсе 43нче аять).

Эшкә һәм сүзләргә караганда да, гыйлем беренчел булырга тиеш. Гыйлем нигезендә эшләнгән эшләрдә, гыйлем нигезендә әйтелгән сүзләрдә генә бәрәкәт һәм хәерле нәтиҗә булачак.

Раббым, менә шуларны аңлап, үзебезнең гыйлемебезне арттыру өстендә эшли башлап, наданлык караңгылыгыннан гыйлем яктылыгына чыгуда тырышлык күрсәтеп, өммәтебезгә файда китерүчеләрдән булсак иде! Әмин!

Раил Фәйзрахманов.