Сезнең яхшыгыз кем икәнлеге хакында хәбәр биримме?

“Аң булыгыз! Сезнең яхшыгыз кем икәнлеге хакында хәбәр биримме?… Яхшыгыз шул кеше – аннан изгелек көтелер, явызлыгыннан имин булыныр. Яманыгыз шул кеше – аннан изгелек тә көтелмәс, явызлыгыннан да имин булынмас”.

(Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде:  4 к,  368 б; Җәмигъ Тирмизи:  2 к, 50 б.)

Күп кешеләр үзләрен яхшыга санап, башкаларга шөбһә күзе белән карасалар да, яхшы кешеләр белән яман кешеләрне аерыр өчен Рәсүлүллаһ тарафыннан сөйләнгән бу хәдистә дөрес үлчәү куелган. Үзенең яхшы кешеләрдәнме яки яман кешеләрдәнме икәнлеген беләсе килгән кеше үзен үз үлчәве белән түгел, бәлки Рәсүлүллаһның үлчәве белән үлчәп карарга тиеш. Минбарга басып:

  “Үзегезне хисап кылыгыз һәм гамәлләрегезне үлчәгез”, – дип кычкыруда, яки шуның кебек сүзләрне тыңлап утыруда күп мәгънә юк. Мәгънә шушы сүзләрнең мәгънәләре белән мөмкин кадәр гамәл кылуда.

Дөньяның гомере кеше белән кычкырышып, дошманлык һәм көнчелек итеп торырлык дәрәҗәдә озын булмаса да, бик күпләребезнең гомерләре шундый мәгънәсез нәрсәләр белән үтә. Дөньяның бөтен хәле хыял һәм өметләрдән гыйбарәт. Әгәр кинәт берәр максат мәйданга чыкса, ул да мәңгелек түгел, бәлки бүген, яки иртәгә кулдан китә торган бер нәрсә. Хәл шулай була торып, бер-берсе белән бозылышып, бер-берсенә яман ният кылышып яшәүче кешеләр бәхетсезләр.

Ризаэтдин бине Фәхретдин

Җәвамигуль-кәлим шәрхе китабыннан