Ислам нигезләрен беләсеңме?

«Динебезнең нигезләрен беләсезме?» – дип сорасаң, кайчакта кардәшләребез я югалып калалар, я берничәсен генә атый алалар. Шуңа күрә тагын бер кат искә төшереп үтүнең зыяны булмас. Ислам нигезләрен белү әйбәт, ә аны тормышка ашыру катлаулырак, чөнки аның өчен ихтыяр көче таләп ителә. Динебез нигезләре буенча яшәргә омтылмаганга, алар хәтердә сакланмый, тиз онытыла.

 

1. Шәһәдәт кәлимәсе. Пәйгамбәребез ﷺ:

«Ислам дине биш терәккә нигезләнә: «Ләә иләhә иллә Ллаһ, Мөхәммәд расүлү Ллаһ, ягъни Аллаһыдан башка гыйбадәткә лаеклы һичбер иләһ юк, Мөхәммәд – Аның Илчесе» дип шәһәдәт бирү, намаз уку, зәкәт түләү, хаҗ кылу, Рамазан аенда ураза тоту»,

— дип безгә әйтеп калдырган (Бухари риваяте).

Бу хәдис Ислам диненең биш баганасында беренче нигезнең шәһәдәт булуына дәлил. Ягъни, Аллаһының барлыгын, берлеген һәм Аны гына хакыйкый иләһ дип тану, Аңа гына гыйбадәт кылу, Аннан кала иләһләр юклыгына инану.

Шәһәдәтнең икенче өлешендә пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ Аллаһы илчесе һәм соңгы пәйгамбәр булуын тану. Ул күрсәтеп, өйрәтеп калдырганча гына Аллаһыга табынам дип шәһәдәт бирү.

 

2. Намаз уку.

Шәһәдәт биргәч, бөтен шарт һәм кагыйдәләрен үтәп, даими рәвештә, үз вакытында, көненә биш намаз укырга бурычлы булабыз. Монысы – Ислам диненең иң мөһим гыйбадәтләреннән берсе һәм, шулай ук, бу – Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булуыбызны белдерү. Намаз мөселманның күңеленә уңышлар китерсен, җирәнгеч нәрсәләрдән читләштерсен өчен дә кирәк. Аллаһы тәгалә әйткән:

«… намаз укы! Дөреслектә, намаз фәхеш һәм яман эшләрдән тыя». («Ганкәбут» сүрәсе, 45нче аять).

Моннан тыш, намаз мөселманны башкалардан аерып торган билге дә.

 

3. Өченче багана – зәкәт түләү.

Ягъни, кешенең байлыгы билгеле бер күләмдә булып (нисабка тулса), бер ел үткәннән соң шул малы кимемәсә, ул шуның 2,5 процентын мохтаҗларга садака итеп бирергә тиеш. Мөэминнәрне тасвирлап, Аллаһы Тәгалә әйткән:

«… алар зәкәт түлиләр…» («Мөэминнәр» сүрәсе, 4нче аять);

«… аларның байлыгыннан – сораучы һәм мәхрүм өчен мәгълүм өлеш чыгарылган» («Мәгариҗ» сүрәсе, 24нче аять).

Шулай итеп, зәкәт – матди чыгым таләп иткән, иҗтимагый гаделлекне саклаган, хәерчелек белән көрәшергә һәм юмартлык булдырырга ярдәм итә торган гыйбадәт.

 

4. Рамазан аенда ураза тоту.

Иртәнге намаз керү вакыты белән ашау-эчүдән туктап, кояш батканчыга хәтле тукланудан һәм, шулай ук, яман уйлардан, начар эшләрдән тыелып тору ураза тоту була. Ураза һиҗрәтнең икенче елында түбәндәге аятьләр иңгәннән соң фарыз кылына:

«Рамазан аенда кешеләргә һидәят булган, шул һидәятне аңлата һәм аера торган Коръән иңде. Рамазанга ирешкән һәрберегез ураза тотсын…» («Бәкара» сүрәсе, 185нче аять)

Гыйбадәтнең әлеге төре рухны сафландыра, тәнне сәламәтләндерә, гөнаһларны гафу итә, нәфесне тәрбияли, сабыр булырга өйрәтә һәм, иң мөһиме, Җәннәткә керергә булыша. Аллаһының илчесе:

«Кем дә кем Аллаһының бирәчәк әҗеренә ышанып һәм өмет белән Рамазан аенда ураза тотса, аның элекке гөнаһлары гафу ителә», – дип әйткән (Бухари риваяте).

 

5. Хаҗ кылу.

Хаҗ – Аллаһының илчесе аңлаткан билгеле бер йолаларны үтәү өчен Мәккә шәһәренә бару. Гыйбадәтнең бу төре матди чыгым һәм физик тырышлык таләп итә. Аерым бер кешегә дә, җәмгыятькә дә зур файда китерә. Моннан тыш, хаҗ – мөселманнарның зур җыелышы, башка ил мөселманнары белән аралашу форсаты.

Үзебезне мөселманга санасак, динебезнең шушы иң мөһим биш баганасын үтәргә тырышыйк. Әгәр бу дөньяда бәхет-сәгадәткә ирешәсебез һәм ахирәттә Җәннәтле буласыбыз килсә, моңа салкын карарга ярамый.

Раил Фәйзрахманов.