Риядан сак бул!

   “Ул көнне кешегә байлыгы да балалары да файда бирмәс. Мәгәр Аллаһка сәләмәт йөрәк белән килсә генә файда булыр.” (Шүгәрә сүрәсе 88-89 аятләр)

       “Тәндә бер әгъза бар.  Әгәр ул сәләмәт булса, бөтен тән сәләмәт була. Әгәр ул бозылса, бөтен тән бозыла. Ул әгъза – йөрәктер.” (Бухари риваяте)

Кадерле кардәшем. Аллаһның дошманы Иблис һәрвакыт нинди генә юл белән булса да, сине Раббыңа гыйбадәт кылудан, Раббыңны зикер итүдән, җәннәт юлы исламнан ерагайтырга тырыша. Ширк, көферлек һәм башка төрле фәхешлекләргә чакырып, мәңгелек хәсрәтле итмәкче була. Явыз шайтан сине изге гамәлләрдән ерагайта алмаса, ул синең изгелекләреңне рия белән бетерергә тырыша.  Рия, ул бик тә куркыныч авыру, чөнки беренчедән,  кеше аның белән авыруын сизмәскә дә мөмкин. Икенчедән,  ул кешенең кылган гамәлләрен юкка чыгара.

Пәйгамбәребез саллаху гәләйһи үәссәләм әйтте: “Сезнең өчен дәдҗәлдән дә ныграк нәрсәдән курыкканымны әйтимме?”  Сәхабаләр: “Әйт, АллаҺнын илчесе,”- диделәр.  Пәйгамбәребез саллаху гәләйһи үәссәләм: “Яшерен ширк. Кеше намазга баса  һәм аңа кешеләр карап торганын белеп, намазын бизәп укый,”- дип җавап бирә. Икенче хәдистә  “Сезнең өчен иң курыкканым – кече ширк,” Сәхабаләр: “Нәрсә соң ул кече ширк?” – дип сорадылар.  Ул: “Рия,”- дип җавап бирде. (Ахмад, Ибн Мәдҗәһ риваятләре)

Хакыйкый мөселман һәрвакыт гамәлләрен Аллаһ ризалыгы өчен кыла һәм бер кайчан да кеше күрсен дип эшләми. Чөнки гамәлләрен рия белән кылучыга әҗер юк, аның эшләре тузан бөртеге дә тормый. Кыямәт көнендә кешеләр хисап өчен җыелгач, ул үкенечле хурлыкта калачак.

Мөселманның максаты Аллаһның ризалыгына ирешү булса, риячының уенда ничек тә булса кешеләр каршында үзенең изгелекләре белән масаю.

Кемдер үзенең гыйлеме, кемдер көче, байлыгы, кемдер кылган изгелекләре белән масая.  Ләкин боларның барысы да Аллаһның нигъмәтләре. Ул нигъмәтләрне Аллаһ кемгә теләсә бирә, кемнән теләсә кире ала. Пәйгамбәребезнең саллаху гәләйһи үәссәләм сәхабаләре кылган эшләре белән масаю түгел, без кимчелекләребезне яшергән кебек, үзләренең изгелекләрен яшергәннәр. Кешеләр изгелеген белеп савабы кимүдән курыкканнар.

Шуны да онытма, кешеләрнең мактауларына ашкынып, шелтә-ризасызлыкларыннан курку да рияга илтә. “Бу эшне эшләсәм кешеләр нәрсә әйтерләр, миннән разый булырлар микән?” – кебек уйлар йөрәкне борчый башлый. Бел, кардәшем: Аллаһка гына булган эштә бер кемгә дә итәгать юк.

Аллаһ риза булмаса, кешеләрнең мактаулары безгә бер файда да бирми. Бездән Аллаһ риза булса, кешеләрнең шелтәләре, ачулары бер зарар да китерә алмый.

Пәйгамбәребез саллаху гәләйһи үәссәләм әйтте: “Кем  кешеләрнең ачуына карамастан Аллаһнын ризалыгын алса Аллаһ аннан риза була һәм кешеләрне дә аңа карата ризалата, ә кем кешеләрне ризалатам дип Аллаһны ачуландырса Аллаһ аңа ачулы булыр һәм кешеләрне дә аңа ачулы итер.”

Рия сәбәпле, кешенең гамәлләре юкка чыга, чөнки ул Аллаһка тиңдәш  кыла. Аллаһ фәкать үзенең ризалыгы өчен генә кылынган эшләрне кабул итә.

Пәйгамбәребез саллаху гәләйһи үәссәләм әйтте: “Аллаһ тәгалә әйтте: Мин үземә тиңдәш кылуга мохтаҗ түгелмен. Кемдә кем дә гамәлен минем өчен генә кылмаса Мин аннан һәм аның ширкыннан баш тартам.”( Муслим).

Риячыларның Кыямәттә булачак хурлыклары турында пәйгамбәребез саллаху гәләйһи үәссәләм әйтте: “Кыямәт көнендә беренче хөкем ителүче дин өчен шәһид киткән бер кеше булыр. Аны алып килерләр Һәм Аллаһ аңа биргән нигъмәтләрен әйтер. Кеше аларны таныр һәм Аллаһ аннан: “Шөкер итеп нәрсә кылдың?”-дип сорар. Ул: “Мин шәһид киткәнче Синең юлында көрәштем,”-дип җавап бирер. Аллаһ аңа: “Син алдыйсың. Син кешеләр сине “батыр” дип әйтсеннәр өчен генә көрәштең,”- дип әйтер. Соңыннан аңа карата әмер бирелер һәм аны йөзе белән җирдән сөрәп утка алып китерләр.

Икенче булып Коръән укып, гыйлем алган  һәм гыйлемен башкаларга тараткан бер кешене алып килерләр. Аллаһ аңа дөньялыкта биргән нигъмәтләрен исенә төшерер, ул аларны таныр һәм Аллаһ аннан: “Аларга шөкер итеп нәрсә кылдың?”- дип сорар.  Кеше: “Гыйлем җыеп, аны башкаларга өйрәттем һәм синең ризалыгың өчен Коръән укыдым,”- дияр. Аллаһ аңа: “Син алдыйсың, син бит гыйлемне сиңа “галим” дип әйтсеннәр өчен җыйдың,”- дип әйтер. Соңыннан ул кешене йөзе белән утка ташланырга әмер бирелер.

Өченче булып  гомере буе байлыгыннан мохтаҗларга өлеш чыгарган бер бай кешене китерерләр. Аңа да Аллаһ үзенең нигъмәтләрен танытыр. Ул таныр. Аллаһ аннан: “Шул нигъмәтләремә рәхмәт йөзеннән нәрсә эшләдең?” – дип сорар. Ул кеше: “Мин Синең ризалыгың өчен мөмкин булган бөтен урыннарга малымны сарыф иттем,”- дип җавап кайтарыр. Аллаһ аңа: “Син алдыйсың,син бит сине “юмарт” дип әйтсеннәр өчен  тырыштың.  Соңыннан бу кешене дә җәһәннәмгә йөз түбән атырга кушылыр.”( Муслим риваяте)

Рия кылу, гамәлләрне кеше күрсен дип эшләү,  ул монафыйклар сыйфаты.  Монафыйклар Аллаһка гыйбадәт кылалар ләкин йөрәкләрендә иман юк. Шул сәбәптән алар гамәлләрен рия белән, кеше күрсен өчен кылалар. Аллаһ алар турында нәрсә ди:  “Дөреслектә, монафыйклар Аллаһны алдамакчы булалар. Ләкин Аллаһ аларның үзләрен алдый. Ул монафыйклар намазга ялкаулык белән, кешеләр күрсен өчен басалар. Аллаһны бик аз зикер итәләр.” (Ниса 142.)

Аллаһ гамәлләрен тыштан гына кылучы монафыйкларга газапның иң катысын вәгъдә итте:    “Дөреслектә монафыйклар утның иң астында.”

Рия кешенең хәерле эшләрен гөнаһка әйләндерә. Мисал белән , намаз укучыга Аллаһ дөньяда да ахыйраттә дә бик зур дәрәҗләр вәгъдә итә. Ләкин берәр намазын рия белән  кылса, аңа Аллаһның газабы. Аллаһ Тәгалә Коръәндә: “ Намаз укучыларга хәсрәт,”- дип әйтә.(Магун сүрәсе 4 аят)  Һәм нинди намаз укучыларга: “Кемнәр намазларына җиңел карыйлар.” Ягъни, намазларын өмет һәм курку белән укымыйлар. Вакытыннан кичектерәләр. “Кемнәр рия кылалар.” Ягъни, берәр намазын укысалар, кешеләр күрсен өчен  укыйлар. Башка изгелекләрен дә кешеләр күрсен дип  кылалар. Мондый рәвештә намаз укучыларны җәннәт чишмәләре түгел, бәлки җәһәннәмдәге үлек сулары көтә.  Аллаһ сакласын.

Берәр кеше ихлас икән, шайтан ул кешенең күңеленә шик салырга тырыша һәм:”Синдә рия! Син риячы! Синең гамәлләрең барыбер кабул булмый,”- дип аны изге эшләрдән ерагайтмакчы була. Калебенә шик-шөгбә сала. Шуңа күрә мөселман һәрвакыт сак, уяу  һәм зирәк булырга тиеш.

Риячылар дөньяда яшәгәндә кешеләр каршында зур дәрәҗәләргә ашкынган булсалар да, кыямәттә көнедә алар хурлыкта калалар. Мәңгелек җәннәт бакчаларына керү урынына, алар мәңгелек утка керәләр.

Йә Раббым Аллаһ! Безләрнең йөрәкләребезне риядан һәм башка төр шайтан авыруларыннан сакласа иде.

Әмин.