Гамәлләр – нияткә карап

Нәрсә генә эшләсәк яки нинди генә гамәл кылсак та, без аны ниндидер бер ният, теләк белән башкарабыз.

Мисал өчен, эшкә барабыз икән, безнең  максат – ризык, кием алу һәм торакка түләү өчен акча эшләү. Китап укуыбызның максаты – өстәмә мәгълүмат туплау, белемебезне арттырып, эшебездә югарырак вазыйфага  ирешү. Берәр танышыбызга авыр сынау килеп, ярдәм йөзеннән, акча җыя башласалар, кайберәүләр, гәрчә акчасы булса да, бик авырлык белән генә йөз тәңкәсен бирә. Шул ук вакытта үзе уйлый: Аңа йөз сум да ярар. Саран, дип кенә әйтмәсеннәр дә, бирмәде дип, артымнан  сүз куертмасыннар

Әйе, ниятсез бернәрсә дә эшләп булмый. Нинди генә гамәл кылсак та, күңелдә ниндидер уй-теләк туа. Ә мөселман кешесенең күңелендә нинди теләк, ният  булырга тиеш соң? Коръәндә бу турыда нәрсә әйтелә?

Аллаһы тәгалә безне бу дөньяда бар нигъмәтләр белән тәэмин итеп тора: суларга – һавасын, эчәргә суын бирә, төрледән-төрле  ризык белән нигъмәтләндерә, авырып китсәк, дәваланырга шифалы үләннәрен үстерә. Бар нәрсәне дә бары Ул гына бирә, без бары тик  шушы байлыкны табып, җыеп алучылар, сәбәпчеләр генә. Шуңа күрә Ул безгә һәрвакытта да уй-теләкләрне, ниятләрне, теләкләребезне Үзе белән бәйләргә куша. Ягъни, нинди генә эш эшләсәк тә, ихлас булып, ниятебез Аллаһка якынаю, Аның ризалыгын алу булырга тиеш. Ни кызганыч, күп очракта ниятебез – кешеләрдән мактау сүзләре ишетү. Әмма шуны онытмыйк, кардәшләрем, безнең бу дөньяга килүбезнең бер сәбәбе – сыналу.  Гамәлләребезне кем өчен эшлибез, нинди ният белән эшлибез, кемнең хуплавын көтәбез? Бу сорауларга җавапны Коръәннең “Мөлек” сүрәсендәге 2нче аятьтә таба алабыз: “Ул үлемне һәм тереклекне бар кылды – сезне сынар өчен, кайсыларыгыз яхшырак (ихлас, дөрес) гамәлле икәнлеген белер өчен

Шуңа да нәрсә генә эшләсәк, нини генә гамәл кылсак та,  максатыбыз мал туплау, акча эшләү генә булырга тиеш түгел. Малдан, акчадан бөегрәк ниятләр булуын да истән чыгармыйк. Көчемнән килгәнчә, тырышып, җиренә җиткереп эшлим әле, миннән кешеләргә файда тисен. Хезмәт хакымнан гаиләмә хәләл ризык алып кайтачакмын. Бер өлешен мохтаҗ кешләрнең хәлен җиңеләйтер өчен тотачакмын. Шул малым аша Аллаһка якынаерга тырышачакмын дип ниятләп, эшләсәк,  һәр эшебез өчен әҗер-саваплар язылачак.

Әйе, дөньябызны гына да кайгыртып яшәп була. Аллаһыны искә алмыйча, Аның ризалыгына омтылмыйча, бары тик башкалар күрсен, эшемнән риза булсыннар, дип тә эшләп була.  Әмма шуны онытмыйк: “Берәү дөнья тереклеген генә вә дөнья тормышының матурлыгын гына теләсә, Без аларга дөньяви эшләренең файдасын дөньяда биреп бетерербез һәм аларга дөньяви эшләренә кимчелек китерелмәс. Әмма ахирәттә аларга уттан башка җәза булмас вә дөнья эшләре һәлак булыр, вә гамәлләре батыл(юкка чыгар) булыр (“Һуд” сүрәсе, 15нче-16нчы аятьләр).

Ниятебез дөнья мәнфәгәтен кайгырту булып, бу дөнья матурлыгын теләп, берәр кешегә ярдәм кулы сузсак, рәхмәтен дә ишетербез, ул кешенең кабат безгә файдасы да тияр,чөнки Раббыбыз әйтә бит: “Без аларга дөньяви эшләренең файдасын дөньяда биреп бетерербез һәм аларга дөньяви эшләренә кимчелек китерелмәс”. Әмма иң үкенечлесе шул: безгә бу гамәлебезнең ахыйрәткә бара торган әҗере булмаячак, чөнки ниятебез Аллаһы ризалыгына ирешү түгел, ә үзебез шикелле кешеләрнең хуплавын өмет итүдә булды. Әмма Аллаһы авырлыкта калганнарның хәлләрен җиңеләйтүчеләрне ярата, аларга әҗерләрен күп итеп бирә. Кешеләргә ярдәм итү – Аллаһыга якынайта торган гамәлләрнең бер юлы дигән ныклы ният белән, ә үзебез ярдәм иткән кешедән бернәрсә дә өмет итмичә, бары Раббыбыздан әҗер генә өмет итеп булышсак, дөрес ниятле гамәл кылган булырбыз, мондый гамәлдә ахыйрәтебез өчен дә күп файдалар бар.

Кешеләргә ярдәм иткәндә дә, садака биргәндә дә, нинди генә ярдәм, изгелек булмасын, гамәлебездән чын файда, әҗер аласыбыз килсә, кешеләрдән бернәрсә дә өмет итмичә, Аллаһыдан гына савап теләп, ярдәм итәргә кирәк, нәкъ Коръәндә әйтелгәнчә: “Алар Аллаһ ризалыгы өчен мескеннәргә, ятимнәргә, әсирләргә аш һәм (садака) бирерләр. Алар әйтерләр: «Без сезне, фәкать, Аллаһ ризалыгы өчен генә ашатабыз, без сездән өмет итмибез,  безгә берәр изгелек итегез һәм дога кылыгыз, дип тә әйтмибез. Чөнки без Раббыбыздан куркабыз, катылыгы белән йөзләрне чытыкландыручы кыямәт көненнән». Аллаһ аларны ул көннең катылыгыннан саклар һәм аларның йөзләренә яктылыкны, шатлыкны салыр (“Инсан” сүрәсе, 8-11нче аятьләр)”.

Менә бу аять турында уйланыйк, фикерлик. Нинди генә гамәл булмасын – гади бер эшме яки олуг изгелекме – һәрвакыт үзебезгә ошбу сорауны бирик: кем өчен эшлим, кешеләр өченме яки Аллаһы ризалыгын алыйм дипме? Үзебезгә хисап кылып, уй-фикерләребезне тәртипкә салып, ниятләребезне төзәтеп, ахыйрәттә кылган гамәлләребезнең әҗерләрен күреп, Аллаһының рәхмәтенә ирешеп,Үзенең җәннәтләренә керергә насыйп әйләсә иде, әмин!

“Аллаһы тарафыннан әмер ителде, Аллаһы ризалыгы өчен генә (ихластан) Ислам динен тотарга, Аллаһның бер Үзенә генә гыйбадәт кылырга… ” (“әл-Бәйинә” сүрәсе, 5нче аять).