✅ Үзең эшли алганны кешегә кушма…
Гаүф ибн Мәлик: “Пәйгамбәребезнең кайбер сәхабәләре атта барганда камчылары төшеп китсә дә, кешегә кушмадылар, үзләре төшеп ала иделәр“, – диде (Мөслим риваяте).
Динебез безне мөмкин кадәр мөстәкыйль булып, үз көчең белән яшәргә өйрәтә. Кешегә салынуның хәерсез эш булуын күрсәтә.
“Дустыңның атына утырып йөргәнче, үз ишәгеңдә йөрү хәерлерәк”, – дигәннәр.