Аллаһның Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте булсын) әйтте:

«Чынлыкта, дога – ул гыйбадәт.» – дип әйткән һәм киләсе аятьне укыган: «Һәм сезнең Раббыгыз әйтте: “Миңа дога кылыгыз, һәм Мин сезгә җавап бирермен”»(сахих әби дауд, 1329).

Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтә:
«Әгәр бәндәләрем синнән Минем турыда сорасалар, Мин, хакыйкатьтә, якын бит, Миңа дога кылып үтенүченең догасына җавап бирермен. Шуңа күрә алар миңа җавап кайтарсыннар (миңа буйсынсыннар) һәм Миңа инансыннар! Шаять, алар туры юлга басарлар.» (Коръән, 2:186)

Дога – иң бөек гыйбадәтләрнең берсе. Бернинди дә гыйбадәтне Аллаһыдан башкага багышларга ярамаган кебек, доганы да фәкать Аллаһ Тәгаләгә генә багышларга ярый.

«..Аллаһы белән беррәттән беркемгә дә дога кылмагыз, ялвармагыз» (Коръән, 72:18)