Пәйгамбәребез (صلى الله عليه وسلم ):
“Ләззәтләрне өзүчене(үлемне) күбрәк искә алыгыз!” – диде (ӘнНәсәи, Ибн Мәҗәһ риваятьләре).

“Үлемне онытмау вә искә төшереп тору сәбәпле тормышы тар адәмнәрнең теләкләре азаер вә дөнья өчен кимсенми, бәлки барына канәгать итә башларлар. Ә дөньялары иркен вә бай адәмнәрнең горурлыклары бетәр вә инсафка кайтырлар”.
(Риза Фәхретдин. “Җәвамигуль Кәлим шәрехе”, 1916 ел.)