✅ Аллаһы Тәгалә әйтте: “Әй, иман китерүчеләр, мал-мөлкәтләрегез һәм балаларыгыз сезне Аллаһыны искә алудан ерагайтмасын. Кемнәр шулай эшләсәләр, алар хәсрәттә булырлар” (“Мөнафыйклар” сүрәсе, 9).

Аллаһы Тәгалә кешегә дөньяның бер зиннәте итеп балалар һәм байлык бирә. Әмма, ул нигъмәтләргә бирелеп, аларны бирүче Аллаһыны онытудан кисәтә. Һәр кешедә балалар һәм байлыкка карата мәхәббәт бар, ләкин ул мәхәббәт Аллаһыга булган мәхәббәттән артса, кешегә зур хәсрәт китерә. Дөнья тормышының матурлыкларына алданып, ул матурлыкларны насыйп итүче Раббыны оныту зур гаделсезлек була.

😊Раббыбызны ешрак искә алыйк, хәерле тормышта булыйк.