✅ «Ий мөэминнәр! Яхшы эшләрдә, изге гамәлләрдә, гөнаһлардан һәм золым эшләреннән саклануда ярдәмләшегез! Әмма гөнаһлы эшләрдә һәм дошманлашуда һич тә ярдәмләшмәгез! Аллаһудан куркыгыз, аның вәгазьләрен, хөкемнәрен игътибарсыз калдырудан сакланыгыз! Дөреслектә Аллаһ сакланмаучылардан каты ґәзаб белән үч алучыдыр.»
↪(Әл-Мәидә сүрәсе, 2 аять)

«Яхшы гамәлгә юл күрсәткән кешегә шул гамәлне кылучыга шикелле үк әҗер-савап тиешле»
↪(Мөслим, 1893)

Пәйгамберебез (салләллаһу ‘аләйһи үә сәлләм) әйткән:
“Аллаһ белән ант итәм, әгәр дә Аллаһ синең сәбәпле бер кешене туры юлга күндерсә, бу сиңа кызыл дөяләргә ия булудан хәерлерәк булачак”.
↪(Бохари һәм Мөслим)